Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

БӨТЕНРОССИЯ ЭШКӘ УРНАШТЫРУ ЯРМИНКӘСЕ-2026

2026 елның 17 апрелендә «Россия эше» Кама Тамагы кадрлар үзәгендә Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең төбәк этабы узачак.

Бу яңа хезмәткәрләр җәлеп итү һәм үз командаңны зурайту өчен уникаль мөмкинлек. Эш эзләүчеләрнең берьюлы берничә эш бирүче белән әңгәмә узу, мәшгульлек хезмәте белгечләреннән консультация алу мөмкинлеге бар.

Үз вакансияләрен «Август-Кама Тамагы» ҖЧҖ, «Куйбышев исемендәге флотның ремонт базасы» ЯАҖ, «Инновация» ҖЧҖ, «Богородский рай» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге, Россия Эчке эшләр министрлыгының «Кама Тамагы» полиция бүлеге, «Акчарлак» спорт-сәламәтләндерү комплексы тәкъдим итәчәк.

Эш бирүчеләрне һәм Кама Тамагы районында яшәүчеләрне ел саен үткәрелә торган язгы эшкә урнаштыру ярминкәсендә катнашырга чакырабыз, ул 2026 елның 17 апрелендә сәгать 10.00 нан 12:00 гә кадәр Кама Тамагы штп, К. Маркс урамы, 2 йорт, 2 нче кат адресы буенча узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев