Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Бэркут» АТПсында уку елы алдыннан автобус паркы кабул ителде

Комиссия составына мәгариф идарәсе, ЮХИДИ һәм прокуратура вәкилләре керде.

Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторы Илназ Галимов автобусларда дару тартмалары, янгын сүндергечләр, авария билгеләре һәм яктылык кайтара торган элементлы жилетлар булуны тикшерде.

- Һәр мәктәп автобусында шулай ук тахографлар урнаштырылырга, транспорт чаралары ГЛОНАС системасына тоташтырылырга тиеш, - дип билгеләп үтте Илназ Галимов. - Мәктәп автобуслары елына ике тапкыр техник тикшерү уза.

АТП паркын 16 мәктәп автобусы тәшкил итә, шуларның 15е рейс автобусы һәм берсе резервта тора. Предприятие штатында 21 кеше эшли.

- Иртән машина йөртүчеләр юлламалар язалар, медицина тикшерүе узалар. Аннары транспорт чараларына техник тикшерү үткәрәләр, - ди АТП директоры Радик Хәмидуллин.

- Уку елына автобуслар әзер, ә юллар?

- Ике авылга – Олы Салтыкка һәм Шәпкәгә керү юллары борчый, - ди Радик Хәмидуллин.

- Ике юл да 1 сентябрьгә куркынычсыз хәлгә китереләчәк, - дип хәбәр итте газетага «Главдортранс» ДКУның баш белгече Дмитрий Толпекин. - Машина йөртүчеләрне тигез булмаган юл турында кисәтү өчен өстәмә юл билгеләре куелачак. Юлларны норматив хәлгә китерү өчен капиталь ремонт кирәк. Олы Салтыкка юл җәй башында азмы-күпме нормаль хәлгә китерелде. Ләкин урып-җыю бара һәм йөк машиналарының көчле хәрәкәте бу эшне юкка чыгарды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев