Яңа сменаның беренче көнендә «Аргамак» лагеренда балалар янына районның коткару хезмәтләре вәкилләре килде.
Биредә тормыш иминлеге буенча мәҗбүри профилактик чара узды. Балалар янына кунакка янгын сүндерүчеләр, бердәм диспетчерлык хезмәте вәкилләре һәм гражданнар оборонасы белгече килде.
- Коткару хезмәтләре белгечләре балаларга янгын вакытында, пилотсыз очкыч аппаратларын күргәндә, ничек эш итәргә, зыян күрүчегә ничек ярдәм итәргә кирәклеге турында сөйләделәр, - диде бердәм диспетчерлык хезмәте җитәкчесе Илнур Гыйльманов.
Лагерьга коткаручылар янгын сүндерү машинасында килгәннәр иде, ул һәрвакыт балаларның игътибарын җәлеп итә. Тәҗрибәле янгын сүндерүче Федор Тарасов балаларга бу машинаның нәрсә белән җиһазландырылуы, янгын сүндерүчеләрнең янгынны ничек сүндерүе һәм янгын сүндерүче-коткаручының янгын сүндерүдән башка тагын нәрсә эшли алуы турында сөйләде.
Нет комментариев