Маяковский үзенең «Кем булырга?» шигырендә һәр һөнәрнең үзенчә кызыклы һәм мөһим булуы турында язган, «абруйлы» яки «әһәмиятсезрәк» һөнәрләр юк — алар барысы да җәмгыятькә кирәк.
Россиядә һәр һөнәр вәкилләренең үз бәйрәме бар. Шуларның берсе – Балыкчылар көне июльнең икенче якшәмбесендә билгеләп үтелә. Нәкъ менә шул көнне 1920 елда Баренц диңгезенә РСФСРның беренче сәнәгать траулеры рейска чыга. үсеше Бу бәйрәмнең нигезенә Совет чорында балыкчылыкның актив үсеше салынган. Чөнки илнең кайбер төбәкләрендә балыкчылык икътисадның әйдәүче тармакларыннан берсе булган.
Идел ярларында яшәүчеләргә бу һөнәр шулай ук таныш. Районда 30 елга якын Лаеш балык заводына караган балык тоту бригадасы эшли. Хәзер эссе көннәрдә балыкчылар елгага таң белән чыга. Ә поселок уянып эшкә керешкәндә, алар инде балык тотып кайта.
Тармакның аксакаллары арасында Василий Сороковнин, Евгений Севастьянов, Рушан Ишанов, Рифат Мөхәммәтҗанов бар. Алар өчен балык тоту күңел ачу түгел, тормыш һөнәре. Алмашка яшьләр килә, болар – Руслан Хәйруллин, Михаил Сергеев, Валерий Матюха һәм башкалар.
Балыкны җәй көне генә түгел, кыш көне дә тоталар. Шуңа күрә балыкчылык эшендә җәйге эсселек тә, кышкы салкын да, буран да, көзге яңгырлар да, җилләр дә була.
Нет комментариев