Апрель аенда район дүрт инвалидны эшкә урнаштырырга тиеш
Максатчан күрсәткеч 40 процент булса да, безнең районда эшкә сәләтле инвалидларның 23 проценты гына эшкә урнаштырылган.
Биш авыл җирлегендә авыр вәзгыять: Балтач, Олы Бортас, Олы Карамал, Кече Салтык һәм Иске Барыш авыл җирлекләрендә эшләүче бер генә инвалид та юк.
1 апрельгә булган мәгълүматларга караганда, тагын биш җирлек максатчан күрсәткечкә ирешкән. Болар – Кирельский, Осинники, Иске Казиле, Уразлы һәм Яңа Сала авыл җирлекләре. Кама Тамагы (36,1%) һәм Куйбышев Затоны (38,8%) бистәләре уңай үзгәреш күрсәтә. Моннан алдагы мониторингтан соң район үзәгендә – дүрт, елгачылар бистәсендә өч инвалид эшкә урнаштырылган. Уразлы җирлегендә бер инвалидның өстәмә эшкә урнашуы нәтиҗәсендә бирем йөз процентка үтәлгән.
Тискәре динамика Тенеш бистәсендә (-1 кеше), Олы Салтык һәм Красновидово авыл җирлекләрендә (-1 кеше) теркәлгән.
- Без исемлеккә кертелмәгән инвалидларны ачыклау буенча эш алып барабыз, - дип хәбәр итте киңәйтелгән киңәшмәдә мәшгульлек үзәге җитәкчесе Наталья Кадыйрова. - Үз җирлекләрендә эшләүче инвалидларны исемлеккә кертү өчен җирлек башлыкларыннан алар турында мәгълүмат бирүләрен үтенәбез. 2026 ел дәвамында район 41 инвалидны эшкә урнаштырырга тиеш.
Эш бирүчеләр моның өчен язгы-җәйге чорга иҗтимагый һәм вакытлы эшләрне оештыру механизмнарын куллана ала. Шулай ук, икътисадның бюджеттан тыш секторы эш бирүчеләре өчен инвалидларны эшкә урнаштырганда дәүләт ярдәме чараларыннан файдалану мөмкинлеге бар – 3тән алып 6 хезмәт өчен түләүнең минималь күләменә кадәр субсидия алырга була.
- Шулай ук инвалид өчен эш урынын оештыру буенча субсидиядән файдаланырга мөмкин. Биредә максималь түләү 200 000 сум тәшкил итә. Эш бирүчеләр мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, шул исәптән инвалид булган хәрби хәрәкәтләр ветераннары өчен дә эш урыннары булдыру чыгымнарының бер өлешен капларга хокуклы, – Наталья Кадыйрова сейли.
Шуны да искәртәсе килә: инвалидларны эшкә алу өчен эш урыннарын квоталау законнарының үтәлеше турындагы хисапны эш бирүчеләр хисап чорыннан соң килә торган айның 10 нчы числосына кадәр мәшгульлек хезмәте органнарына «Россия эше» платформасы аша ай саен тапшырырга тиеш. Февральдә квота «Август-Кама Тамагы» ҖЧҖ һәм «Кама Тамагы гипс руднигы» АҖ өчен билгеләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев