Яңалыклар
Җәяүлеләр ике кешегә артты
Мартта Татарстан Республикасы Кама Тамагы суд районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судының ике карары үз көченә керде.
Җәмәгать судьясы исерек хәлдә автотранспорт белән идарә иткән өчен РФ КоАПның 12.8 маддәсе 1 бүлеге буенча хөкем ителгән Шәрәфиев Илдар Миначтин улына һәм Нигъмәтуллин Алмаз Линар улына карата административ эшләрне карады.
Җәмәгать суды карары белән машина йөртүчеләрнең икесе дә хокукларыннан мәхрүм ителде һәм 45 мең сум штрафка тартылды. Мәгълүмат ачык чыганактан – җәмәгать суды сайтыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев