Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

1 июньнән балалы гаиләләр еллык гаилә түләве алачак

2026 елдан Россиядә яңа ярдәм чарасы – ата-аналарга еллык гаилә түләве гамәлгә керәчәк.

Аңа 18 яшькә кадәрге яки, көндезгә бүлектә укыса, 23 яшькә кадәрге ике һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче ата-аналарның икесе дә (уллыкка алучылар, опекуннар, попечительләр) хокуклы. Үзмәшгульләр һәм шәхси эшмәкәрләр өчен бу түләү каралмаган.

 

Түләү илдә даими яшәүче Россия Федерациясе гражданнарына түбәндәге шартлар үтәлгәндә бирелә: мөрәҗәгать итүче һәм балалар РФ гражданнары, ата-ана рәсми рәвештә эшкә урнашкан, керемгә салым (НДФЛ) түли һәм алимент буенча бурычы юк. Шул ук вакытта гаиләнең җан башына уртача кереме мөрәҗәгать итү елыннан алдагы елда төбәктә бер җан башына исәпләнгән яшәү минимумыннан бер ярым тапкырдан артмаска тиеш, шулай ук милек белән тәэмин ителешнең билгеләнгән критерийлары исәпкә алына.

 

Гаиләнең еллык керемен 12гә һәм гаилә әгъзалары санына бүләргә кирәк. Әгәр килеп чыккан сан төбәктә бер ярым яшәү минимумы22609,50 сумнан азрак булса, түләүгә дәгъва итәргә мөмкин.

Ел дәвамында ата-аналарның хезмәт хакыннан 13% ставка буенча НДФЛ тотып калалар. Ел йомгаклары буенча салымны киметелгән ставка – 6% буенча саныйлар. Аерманы гаиләгә кайтаралар, бу – еллык түләү.

 

Түләүгә лаек гражданнар НДФЛ түләнгән елдан соң киләсе елның 1 июненнән 1 октябренә кадәр гариза тапшыра ала. Ягъни 2026 елда 2025 ел өчен акча сорап мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Түләү елга бер мәртәбә башкарыла, һәм аңа хокукны ел саен раслау таләп ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев