1 апрельдән юлларда чикләүләр кертелә
Татарстанда 1 апрельдән 30 апрельгә кадәр күчәр йөкләнеше 6 тоннадан артып киткән авыр йөк транспортлары хәрәкәте өчен вакытлыча чикләүләр кертелә
Чара автомобиль юлларының иминлеген тәэмин итүгә һәм аларны саклауга юнәлдерелгән. Ул ТР МКның «2026 елда Татарстан территориясендә төбәк яисә муниципальара әһәмияттәге гомуми файдаланудагы автомобиль юлларында транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләүләр кертү турында» карарына нигезләнә.
Чикләүләр түбәндәгеләргә кагылмый:
пассажир автобуслары;
азык-төлек, терлек азыгы, дарулар, орлыклар, ашламалар, почта, посылкалар, ягулык ташучы транспорт;
табигать бәла-казалары һәм гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәләрен бетерү өчен йөк ташу;
автомобиль юлларын ремонтлау өчен юл техникасын һәм материалларны транспортировкалау;
Федераль законда хәрби хезмәт каралган федераль башкарма хакимият органнарының транспорты; чүп ташу транспорты.
Башка авыр йөк транспорты хәрәкәте махсус рөхсәт булганда гына йөри ала. Рөхсәтне «Росдормониторинг» ФКУ шәхси кабинетында алырга мөмкин.
Чикләүләр чорында махсус рөхсәтсез хәрәкәт иткән өчен җаваплылык каралган – транспорт хуҗасы өчен 600 мең сум күләмендә штрафка кадәр, һәм транспортны тоткарлау. Ул "Авыр йөк һәм (яисә) зур габаритлы транспорт хәрәкәте кагыйдәләрен бозу» РФ КоАП 12.21.1 маддәсенә нигезләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев