Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Төзекләндерү

Үзегез уйлап карагыз

Төзекләндерү ике айлыгы тәмамланды. Бу вакытта якын тирә һәм беркетелгән территорияләрне җыештыру өчен без атнага ике тапкыр чыктык. Газетабыз өмәләрдә ничек катнашу турында сорашып-белешү үткәрде һәм менә аның нәтиҗәләре. Сорашып-белүчеләрнең яртысы, 56,5 проценты, өмәләргә үзе теләп чыга. Газета басмалары да моны исбатлый. Болар - санкцияләнмәгән чүплекләрне, зират өсләрен чистарту. Бу...

Төзекләндерү ике айлыгы тәмамланды.

Бу вакытта якын тирә һәм беркетелгән территорияләрне җыештыру өчен без атнага ике тапкыр чыктык. Газетабыз өмәләрдә ничек катнашу турында сорашып-белешү үткәрде һәм менә аның нәтиҗәләре. Сорашып-белүчеләрнең яртысы, 56,5 проценты, өмәләргә үзе теләп чыга. Газета басмалары да моны исбатлый. Болар - санкцияләнмәгән чүплекләрне, зират өсләрен чистарту. Бу эшләргә пенсионерлар бик теләп йөри. Әмма халыкның 30,4 проценты мәҗбүри, ул да булса эш вакытында гына чыга. 8,7 проценты оештырылган өмәләрдә гомумән катнашмый, 4,3 проценты коммунальчылар эше дип уйлый. Шунысын онытмаска кирәк, коммунальчылар өч поселокта гына хезмәт күрсәтә. Авыллар җирле үзидарәләр карамагында. Алар бу эшкә авылларда инде бетеп баручы бюджет тармагы хезмәткәрләрен җәлеп итә. Димәк, уйлап карагыз: чүплектә яшәргәме әллә инде өмәләрдә катнашыргамы?



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев