Без барыбыз да авылларны һәм бистәләрне төзекләндерү буенча икеайлыкта җыештыру өчен күп көч куйдык.
Кыш буена җыелган чүп-чар җыештырылды, бордюрлар һәм агачлар агартылды, чәчәкләр утыртылды. Ләкин бу матурлыкны һәм тәртипне булдырырга гына түгел, көн саен шул халәттә сакларга да кирәк, бу һәркемнең дә хәленнән килми.
Район башкарма комитетының вазыйфаи затлары белән бергә торак пунктлар буенча рейдлар үткәрүче административ комиссия кемнәрнең һәм нәрсәләр булдыруын өзлексез күзәтеп тора. Нәтиҗәдә ярты ел эчендә административ хокук бозу турында 18 беркетмә төзелгән, җирлек башлыклары 2 беркетмә төзегән, район прокуратурасы тарафыннан вазыйфаи затларга карата парк территориясен һәм мәктәп бинасы түбәсен вакытында кардан чистартмаган өчен административ хокук бозу турында 2 эш кузгатылган, физик һәм вазыйфаи затларга җирлек территорияләрен төзекләндерүнең муниципаль кагыйдәләрен бозу турында 27 телдән кисәтү ясалган.
Комиссия административ хокук бозу турындагы 22 эшне караган, 13 гражданинга һәм 2 вазыйфаи затка кисәтү рәвешендә җәза билгеләгән. 6 гражданинга 19,5 мең сум һәм бер вазифаи затка 15 мең сум күләмендә штраф салынган.
- Район халкы, нигездә, каты һәм сыек көнкүреш калдыкларын урамга чыгарып ташлау, төзелеш материалларын, утын, металл ватыкларын, терлек азыгын, тиресне, төзек булмаган, комплектсыз транспортны урамда, бүлеп бирелгән территориядән читтә саклау кебек хокук бозулар кыла, терлекләрне һәм кошларны караусыз урамда йөртәләр, кошларны йорт читендә асрау өчен пластик киртәләр урнаштыралар, - дип хәбәр итте комиссия секретаре Геннадий Вахромов. - Җирлекләр буенча хокук бозуларны ачыклау түбәндәгечә: Кама Тамагы штп - 7, Тәмте авыл җирлеге -4, Сөйки авыл җирлеге – 5, башка җирлекләрдә 1 дән 2 гә кадәр хокук бозу очрагы ачыкланган.
Ачыкланган хокук бозуларга карамастан, Геннадий Иванович билгеләп үткәнчә, аларның саны торган саен кими бара, димәк, кешеләр территорияләрне төзекләндерү кагыйдәләрен җаваплырак үти.
Нет комментариев