Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Төзекләндерү

Кое – мөһим объект

2022 елда Кама Тамагында «Үзара салым» программасы буенча җыелган 1,6 миллион сум акча дүрт коены төзекләндерүгә кулланылган.

Бу хакта киңәйтелгән киңәшмәдә поселок башлыгы урынбасары Раил Дәүләтшин хәбәр итте һәм быел да эшнең дәвам итәчәге – тагын дүрт кое төзекләндереләчәге турында әйтте.

Без поселок буйлап үттек, әлеге коеларны карадык һәм каматамагылылар белән сөйләштек.

Дөрес төзелгән кое берничә дәрәҗәдән торырга тиеш. Бу – кое башы (аның җир өстендәге өлеше), кое чыгыры һәм алар өстендәге түбә, кое нигезе тирәли, яңгыр һәм кар сулары коега үтмәсен өчен балчык түшәлергә һәм төбендә суэтем катламы булган кое кәүсәсе булырга тиеш.

Барлык дүрт коеда да профнастилдан ясалган йортчыклар урнаштырылган, эчендәге нигезенә бетон түшәлгән. Бетон астында балчык бармы-юкмы – билгесез. Кое территорияләре биек койма белән әйләндереп алынган. Бөтен җирдә дә бертөрле үк яңа чыгырлар һәм яңа чылбырлар урнаштырылган. Өч коеның да уңайлы капкачлары бар. Дзержинский урамындагы кое янына килү авыр булды - юлны кар каплаган. Күренеп тора: кышын кешеләр бирегә йөрми. Кое янына көчкә килеп җиткәч, кое башының зур бетон боҗрадан гыйбарәт булуын күрдем. Миңа –  хатын-кызга аны күтәрү бик авыр булды. Яңа чыгыр бик авыр һәм ул шыгырдый иде, күрәсең, аннан сирәк файдаланганнар. Карап торышка су чиста иде.

Без якын-тирәдә яшәүчеләргә мөрәҗәгать иттек.

Гөлзадә Дәүләтшина: «Кое бик кирәк, ул мөһим объект. Җәй көне су белән өзеклекләр булганда, яшелчәләргә сибү һәм техник ихтыяҗлар өчен кое суын кулланам».

Александр Мещанов: «Бу коеның суын беркайчан да кулланмадым. Безнең барыбызның да үз чокырларыбыз бар һәм канализация сулары кое суы белән кушылырга мөмкин дип уйлыйм».

Островский урамындагы коега юл бар, чиләк төбендә су каткан. Чыгыры йомшак, беренче коеныкы кебек шыгырдамый.

Нариса Карпова: «Безнең кое суын күпләр файдалана, Дзержинский урамында яшәүчеләр барысы да эчә торган суга бирегә йөри. Узган җәйдә аны төзекләндерделәр, әмма торбасын алыштырмадылар, аны узган гасырның 90 нчы елларында Хәйретдин Габдрахман улы Хәйруллин вакытында урнаштырдылар. Шул вакыттан бирле тора. Кое суы йомшак».

Вахитов урамындагы коега да барып җитү кыен иде – юлны көрт баскан. Күрәсең, моннан су алмыйлар. Будка эчендәге идәндә әллә чүп, әллә корыган үлән. Чиләктәге су өстендә дә шундый ук чүп, ләкин карап торышка суы чиста, үтә күренмәле. Чыгыры бик тыгыз, хәтта чылбырга су тулы чиләк эленгәч тә, ул кирегә борылмады.

Руслан Шакиров, район ветеринария җәмгыяте җитәкчесе: «Әлеге коедан берәүнең дә су алганын күргәнем юк. Насос станциясе урнаштырылганчы, бу микрорайонда су белән өзеклекләр еш булды. Хәзер безнең оешмада да һәрвакыт су бар. Бәлки кое суын шуңа күрә беркем дә кулланмыйдыр»

Коммуналь урамындагы дүртенче коега таба барганда, буш канистралар тоткан бер ир очрады.

“Рахман коесына барам, якын-тирәдә башкалары юк", - диде ул. Гаҗәп –  Маяковский урамындагы кое аңа якынрак һәм ул күптәнге кое.

Бу кое тирәсендә кар яхшылап көрәлгән. Чылбырына караганда, кое иң тирәне булырга тиеш. Суы чиста, үтә күренмәле.

Людмила Елагина: "Ремонт башлангач, мин җитәкчегә башта коены чистартырга кирәклеге турында әйттем. Раил Дәүләтшин кое чистартуның сметага кертелмәве хакында хәбәр итте. Ләкин бу дөрес гамәл түгел. Суы эчәргә яраклы булмагач, коеның өске өлешен тәртипкә китерү генә аз. 2000 еллар башында, поселокка Резеда Әсхәдуллина җитәкчелек иткән чорда, ул кое чистартучы эшчеләрне башка районнан китертте, моның өчен аңа зур рәхмәт. Безнең коеда су һәрвакыт чиста иде. Ә узган ел эш тәмамланмады дип саныйм».

Сайтта коелар турында видеорепортаж урнаштырылганнан соң, редакциягә контроль-хисап палатасы рәисе Елена Колчинадан хәбәр килде.

"5 декабрьдә без башкарылган эшне бәяләү өчен коеларны карап чыктык һәм Вахитов урамындагы кое торбасының киселмәгән булуын ачыкладык, бары тик кисәтүләрдән соң гына эш тәмамланды. Шуңа күрә будкадагы суда һәм идәндә үлән түгел, ә торбаны кискәннән соң калган пластик йомычкалар. Тикшерү вакытында бетон нигезнең бөтен территориягә түшәлмәве ачыкланды, шуңа күрә халык игътибарлырак булырга тиеш. Кар астында бетон юк, аяк төшеп китә. Моннан тыш, сметалар буенча Дзержинский урамында гына торба урнаштырылмаган, калган өчесендә ул бар. Ә монда Островский урамындагы кое торбасының да алыштырылмавы ачыкланды».

Коеларның тышкы ягын төзекләндерүдән тыш, бу чыганаклардагы суның сыйфатын да тикшерергә кирәк. Поселок коеларындагы суга кем һәм кайчан анализ ясаган?

Лилия Сафина, Роспотребнадзор белгече: «Коеларны төзекләндергәнче, без поселокка бу чыганакларның суына анализ ясарга тәкъдим иттек. 416 нчы ФЗ буенча коены баланска алучыларның вазыйфаларына эчә торган су чыганакларын контрольдә тоту керә».

Надежда Хәмзина, Кама Тамагы шәһәр тибындагы поселогы башкарма комитеты җитәкчесе: «Җирлек территориясендә  үләт базы бар, шуңа күрә коелардагы һәм күлләрдәге суның сыйфаты ел саен ФБДУ белгечләре тарафыннан тикшерелә».

Кызганыч, поселок советы әлеге анализларның мәгълүматларына ия түгел, димәк, коелардагы суның никадәр куркынычсыз булуы турында әйтә алмый.

Коеларны ремонтлау – яхшы гамәл. Җәй көне, су белән өзеклекләр булганда, алар җәмгыятьтәге киеренкелекне өлешчә җиңеләйтә алалар. Әмма бу эшне тулысынча һәм сыйфатлы итеп башкару, чыганактагы суга анализ ясау, кешеләрдән әлеге коеның никадәр еш кулланылуы турында сораштыру мөһим. Менә Вахитов урамындагы кое берәүгә дә кирәкми булып чыкты, ә аны ремонтлауга 400 мең сум – халыктан җыелган ярты миллион сумга якын акча тотылган. Шуңа күрә башта бу турыда халыктан сорыйк – аларга кое кирәкме икән?

Быел Кама Тамагы штп җитәкчелеге “Үзара салым” акчасына янә коелар ремонтларга планлаштыра. Кайсы коелар? Халык алардан файдаланамы? Нинди эшләр башкарылачак? Ремонттан соң авыл халкы суга поселокның икенче башына түгел, ә якындагы төзекләндерелгән, чистартылган коега йөрсә яхшы булыр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X