Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Төзекләндерү

Авылның җәйге мәшәкатьләре

Җәй ахырында Мор.Каратай авылында авыл мәдәният йорты өчен билгеләнгән күп функцияле бина стеналары калкып чыкты. Шушы көннәрдә түбәсен яба башлаячаклар, параллель рәвештә эчке эшләре дә башкарылачак. Подряд эшләрен "Бик тау сервис" ООО алып бара. -Кама Тамагы-Тәтеш трассасыннан авылга кадәр юл төзелеше дә клуб кебек үк шатлыклы күренеш,-ди Кирельск авыл җирлеге...

Җәй ахырында Мор.Каратай авылында авыл мәдәният йорты өчен билгеләнгән күп функцияле бина стеналары калкып чыкты. Шушы көннәрдә түбәсен яба башлаячаклар, параллель рәвештә эчке эшләре дә башкарылачак. Подряд эшләрен "Бик тау сервис" ООО алып бара.
-Кама Тамагы-Тәтеш трассасыннан авылга кадәр юл төзелеше дә клуб кебек үк шатлыклы күренеш,-ди Кирельск авыл җирлеге башлыгы Валентина Лазарева. -Юл төзүчеләр юл полотнасын тигезләде инде, вак таш, пгс кайтарылган, биредә дә эшләр тулы көченә бара.
Юл сала башлаганчы Заречный урамы өчен суүткәргечкә траншея казырга өлгердек. 200 метр торба сатып алынды. Бу эшләр җирле үзидарә һәм авылда яшәүчеләр көче белән алып барыла. Авылны төзекләндерү эшендә аеруча актив ярдәмчеләрне билгеләп үтәсем килә, алар: Антонина Исхакова, Клавдия һәм Леонид Пушкановлар, Евгений Тергашов, Анатолий Сыромятников.
Авыл зиратын төзекләндерүдә дә зур эш башкарылды. Җирле үзидарә тәкъдимен актив хуплап Виктор Кудалов, Анатолий Тарасов үз гаиләләре белән төп ярдәмче булды. Аларга Евгений Тергашов, Владимир Пушканов, Глониннар гаиләсе һәм авылда яшәүче кайбер башка гаиләләр кушылды. Авыл халкыннан җыелган акчага зират рәшәткәләре яңартылды. Гаиләләре белән Кудаловлар зур ярдәм күрсәтте. Фермер Владимир Осипов үз тракторы белән зират территориясен чаптырды, ул авылда чүп үләннәрен чаптыруда да ярдәм итте. Кызганычка каршы, безнең чакыруга барысы да актив кушылмады, күрәсең, бу эшләрне үз вазыйфалары дип кабул итмәгәннәрдер. Ә бит ата-бабаларыбызның каберләрен карап тору безнең бурыч, бу очракта ниндидер чакыру һәм эшне оештыруны көтеп торырга кирәкми, - дип сүзен йомгаклады Валентина Александровна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев