25 апрельдә Татарстанада «Хәтер бакчасы» акциясе старт ала
Районыбызның һәр кешесе илебез геройлары хөрмәтенә агач утыртуга кушыла ала. Чараны үткәрү тәртибе расланды, урманчылыклар үсентеләр әзерли.
Татарстанда «Хәтер бакчасы – 2026» Халыкара акциясен уздыру вакыты рәсми рәвештә игълан ителде. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан имзаланган тиешле күрсәтмә хокукый мәгълүмат порталында бастырылды. Чара җиденче мәртәбә «Экологик иминлек» илкүләм проекты химаясендә узачак һәм берьюлы берничә мөһим датага: Россия халыклары бердәмлеге елына, республикада Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына, Чернобыль АЭСындагы һәлакәткә 40 ел тулуга багышланачак.
Яңа аллеялар һәм парклар Чернобыль АЭСындагы авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучыларның батырлыгына тере һәйкәл булачак. Районда әлеге акцияне үткәрү яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, спорт мәктәбе хезмәткәрләренә йөкләтелгән. Әмма аларга теләгән һәркем кушыла ала.
- Без урманчылык белән элемтәгә кердек, агач утырту өчен үсентеләр әзерләргә вәгъдә иттеләр, - дип хәбәр итте гәҗиткә яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илназ Хөснетдинов. – Урын да сайланды, ул – Келәнче авыл җирлеге территориясендәге Чабыр бәйрәмен үткәрү урыны.
- Дата әлегә билгеле түгел, аяз һава торышын көтәбез, - диде Олы Кариле участогы урманчысы Ильяс Әскәров. - Бүлеп бирелгән территория 0,7-0,8 гектар тәшкил итә, монда 3000 гә якын нарат үсентесе утыртылачак. Без аларны үзебезнең питомниктан утырту урынына алып киләбез. «Хәтер бакчасы» акциясендә теләгән һәркем катнаша ала. Иң мөһиме – безнең белән элемтәгә керү, агач утырту вакытын һәм урынын әйтү, ә без сезгә үсентеләрне китерербез. Бүгенге көндә бездә 40 см дан бер метрга кадәр яхшы нарат үсентеләре бар, шулай ук каен үсентеләре дә бар, әмма алар 20 см га кадәр, бик кечкенәләр.
Моннан тыш, урманчылар һәм волонтерлар май башында узачак «Татарстанның чиста урманнары» акциясендә катнашачак.
Бүген Олы Кариле урманчылыгы хезмәткәрләре урман массивларында янгыннарны булдырмау чараларына әзерләнә.
- Әлегә юеш, урыны белән әле кар ята, әмма һава торышы уңайлы булу белән без урман фонды кишәрлекләрен сөрергә керешәчәкбез, - дип хәбәр итте Ильяс Ислам улы. - Сөрелгән полоса кырларны урман массивларыннан аерачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев