Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кубок Кама Тамагында калды

Сентябрь ахырында матур гадәт буенча «Идел таңнары» («Волжские зори») газетасы призына ТР Идел буе районнары ирләр командалары арасында футбол буенча турнир үткәрелә. Быел турнир уналтынчы тапкыр уздырылды. кубок күчмә булганлыктан, төрле елларда аңа Болгар, Тәтеш, Буа һәм Кама Тамагы спортчылары ия булды. Берничә район футболчыларының объектив сәбәпләр белән килә алмаулары...

Сентябрь ахырында матур гадәт буенча «Идел таңнары» («Волжские зори») газетасы призына ТР Идел буе районнары ирләр командалары арасында футбол буенча турнир үткәрелә.
Быел турнир уналтынчы тапкыр уздырылды. кубок күчмә булганлыктан, төрле елларда аңа Болгар, Тәтеш, Буа һәм Кама Тамагы спортчылары ия булды.
Берничә район футболчыларының объектив сәбәпләр белән килә алмаулары нәтиҗәсендә призга узган елда кубок откан Буа спортчылары һәм турнир хуҗалары уйнады.
Матч кызыклы, компромиссыз булды. Таймнарның һәрберсендә берәр туп кертеп, Кама Тамагы командасы чираттагы тапкыр кубок яулады. 2:0 исәбе кырдагы хәлне яктыртты һәм кунаклар капкачысының яхшы уены гына исәпне арттырырга мөмкинлек бирмәде.
Командабызда Адель Зәйнуллин һәм Артем Емелин яхшы уйнады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев