Затон амбулаториясе ФАПка күчте
Сәламәтлекне саклау

Затон амбулаториясе ФАПка күчте

Моннан бер ай элек елгачылар бистәсенең табиблар амбулаториясендә булган янгыннан соң, медицина учреждениесе элегрәк төзелгән буш ФАП бинасына күчте.

Монда урыннар, әлбәттә, азрак, әмма беренчедән, бу үз биналары, икенчедән, ул заманча, һәм биредә шунда ук эшкә керешергә мөмкин.

 Без шәфкать туташы Альбина Фазкулина белән аралаштык.  Затонда туып үскән кыз мәктәптән соң Казан медицина көллиятен тәмамлаган һәм районга кайткан.

 -Бистәнең линия больницасында эшли башладым, ул ябылгач, шәфкать туташы булып балалар бакчасына күчтем, Затонда амбулатория ачылгач, әлеге медицина учреждениесендә эшли башладым.

- Бу ФАП бинасына ничек урнаштыгыз?

- Монда урыннар, әлбәттә, азрак, процедуралар бүлмәсе һәм көндезге стационар өчен палата бар, әмма иң мөһиме монда интернет юк, шуңа күрә без программаларда эшли алмыйбыз.

Амбулатор карталар янгын сүндерү вакытында чыланган, киптерсеннәр һәм әлегә үзләрендә сакласыннар өчен без аларны кешеләргә бирдек.

Участок табиб-терапевты Олег Наумов һәм стоматолог Светлана Наумова вакытлыча үзәк район хастаханәсенә күчерелгән. Әлегә ФАПта пациентларны процедура һәм участок шәфкать туташы кабул итә.

Шулай ук ФАП бинасы әлегә электр линиясенә һәм суүткәргечкә генә тоташтырылган. Көзгә кадәр җылыту һәм канализация мәсьәләсен хәл итәргә кирәк.

Амбулатория бинасында ремонт киләсе елдан да иртәрәк башланмаячак.


Нет комментариев