Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлекне саклау

Хирург ярдәмчеләре

15 февральдә операция шәфкать туташлары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте.

Медицина маскасы кигән йөзләреннән аларның игътибарлы күзләре генә күренеп тора. Көннең һәм төннең теләсә кайсы вакытында эшкә керешергә әзер алар. Җиңел юлны сайламаганлыкларын яхшы беләләр, шулай да аңа тугры калалар. Алар – операция шәфкать туташлары, һәрвакыт җаваплы урында хезмәт куючылар.

Кама Тамагы үзәк район хастаханәсендә күп еллык стажга ия булган операция шәфкать туташлары эшли.

Альбина Хәйруллина 23 ел элек – Буа медицина училищесын тәмамлаганнан соң үзәк район хастаханәсенең хирургия бүлегенә эшкә килгән. Ул хәзер дә үз һөнәренә тугры, хезмәттәшләренең һәм пациентларының хөрмәтен казанган.

Ландыш Хәбибуллина медицина өлкәсендә 1999 елдан бирле хезмәт куя. Ул зур тәҗрибәгә ия. Хирургия бүлегенең операция шәфкать туташы булып 2017 елдан бирле эшли.

Юлия Гафиятуллина – хирургия бүлегенең өлкән шәфкать туташы. Район үзәк хастаханәсендә 2000 елдан бирле эшли, зур тәҗрибәгә ия белгеч, хәзер анестезист шәфкать туташы вазыйфаларын башкара.

Тагын бер шәфкать туташы-анестезист – Наталья Россиева һәрвакыт операция бүлмәсендә. Ул Ульяновск медицина училищесын тәмамлаган һәм хирургия бүлегендә 1998 елдан эшли.

Эшләренең катлаулы булуына карамастан, безнең операция шәфкать туташлары һәрвакыт яхшы формада һәм хастаханәнең башка бүлекләренә дә беренче чакыру буенча ук ярдәмгә киләләр. Беркем дә алар кебек катетерны яхшы итеп куя алмый, алар үз эшләренең профессионаллары!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X