Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлекне саклау

Үзәк район хастаханәсендә яңа УЗИ аппараты барлыкка килде

Баш табиб урынбасары Вячеслав Климчук билгеләп үткәнчә, бу – югары сыйфатлы сурәт бирә торган, зур мөмкинлекләргә ия булган югары төгәллектәге заманча ультратавыш диагностикасы аппараты.

«Җиһаз бу атнада кайтартылды һәм без аны пациентларны тикшерү өчен шунда ук куллана башладык. Беренче тәэсирләр бик уңай», - диде ул.

Яңа УЗИ аппараты кабул итү бүлегенә урнаштырылган һәм ул пациентларны кабул итү, диспансерлаштыру, шулай ук ашыгыч һәм планлы тикшерү өчен кулланылачак.

Югары класслы “Samsung HS40” универсаль ультратавышлы диагностик системасы төгәллеккә һәм ахырдан сурәтне эшкәртү мөмкинлегенә сәләтле. Аппарат алдынгы 3D/4D/5D сканерлау, тукымаларның эластиклыгын бәяләү мөмкинлегенә ия, биредә йөрәкне тикшерү вариантлары җыелмасы һәм кулланучы өчен аңлаешлы булган интерфейс бар.

Җиһаз абдоминаль тикшеренүләр, урология, онкология, педиатрия, неонатология, эчке органнарны һәм сөяк-мускул системасын тикшерү, күкрәк транскраниаль эхографиясе һәм башка өлкәләрдә кулланыла.

Куллану инструкциясендә берничә йөз бит бар. Табиб билгеләп үткәнчә, ул рус телендә язылган һәм бик аңлаешлы, хәзер безнең белгечләр әлеге заманча техникадан актив файдалана.

Район хастаханәсендә яңа УЗИ аппараты «Сәламәтлек саклау» милли проектының беренчел буынын модернизацияләү федераль программасы кысаларында барлыкка килде.

Кама Тамагы үзәк район хастаханәсе баш табибы Ильяс Минвәлиев ассызыклаганча, хастаханәдәге яңа заманча җиһазлар пациентларга югары дәрәҗәдә медицина ярдәме күрсәтү мөмкинлеге бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X