Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлекне саклау

Универсаль белгеч

Күптән түгел Россия табиблары патологоанатомнар көнен билгеләп үтте. Ул иң гадәти булмаган һәм катлаулы һөнәрләрнең берсен сайлаган кешеләргә багышлана.

Бу белгечләр үлемнең төгәл сәбәбен ачыклыйлар. Кеше табигый сәбәпләр аркасында хастаханәдә яки өйдә үлгән очракта гәүдәне яралар. Көч куллану нәтиҗәсендә килгән үлем булганда, эш судмедэкспертларга тапшырыла.

Кама Тамагы үзәк район хастаханәсендә универсаль эксперт булып эшләүче белгеч бар.

Ләйсән Кольчукова Кама Тамагы үзәк район хастаханәсендә унсигезенче ел эшли, ул тәүлекнең теләсә кайсы вакытында судмедэксперт буларак, үлем белән тәмамланган криминаль вакыйга булган урынга бара һәм район үзәк хастаханәсе моргында патологоанатом булып хезмәт куя.

Ул «Дәвалау эше» белгечлеге буенча Әстерхан дәүләт медицина академиясен тәмамлаган, ә ординатураны Казан медицина университетында «Суд-медицина экспертизасы» белгечлеге буенча узган.

Ләйсән Рәшит кызы табиблар династиясен дәвам итә: әбисе 4 ел Казан медицина институтында укыган, ләкин укуын дәвам итәргә сугыш мөмкинлек бирмәгән... Казан госпиталендә, соңрак Әстерханда шәфкать туташы булып эшләгән. Әнисе Әстерхан медицина институтын тәмамлаган, гомерен медицинага багышлап, 70 яшенә кадәр хезмәт куйган.

Әнисе Чаллыда эшләгән, Ләйсән дә бу шәһәрдә туган, аннары гаилә Әстерханга күченгән. «Мин медицина университетына әни һәм әби йогынтысы белән кердем, медицина юлы буенча киткән күп кенә дуслар да йогынты ясады. Уку барышында медицина мине үзенә җәлеп итте», - дип уртаклашты ул.

Ләйсән Рәшит кызы, якыннары өчен көтмәгәндә, суд экспертизасы юнәлешен сайлаган, бервакыт студент чагында эксперт эшен күреп, бу анда онытылмаслык тәэсир калдырган: «Гаилә  дусларыбызның берсе мәет яруга чакырды, суд экспертизасы, әлеге юнәлешнең нечкәлекләре турында сөйләде. Шуннан соң мин 6 ел Әстерханда эшләдем, аннары Казан медицина университетына судмедэкспертиза кафедрасына укырга кердем. Дәвалау факультеты дипломым булганга, мине шатланып кабул иттеләр, ә аны тәмамлагач, сайлау мөмкинлеге булган юнәлеш бирделәр».

Казанда ординатура тәмамланганнан соң, аның сайлау иркендә берничә район, шул исәптән безнеке дә була. Кама Тамагына килгәч, ул табигатьнең, Иделнең матурлыгына таң кала һәм безнең районда калырга була.

Биредә ул кияүгә чыга, хәзер гаиләдә өч бала үсә.

Ләйсән Рәшит кызы ире белән эштә таныша. Сергей Семагин – полиция бүлегендә өлкән сорау алучы. Ирле-хатынлы бу пар катлаулы эш сайлаган, өйдә бу турыда сөйләшмәскә тырышалар, гаилә һәм балалар белән шөгыльләнәләр. Ә ялны өйдән еракта үткәрәләр, еш кына Әстерхандагы якыннары янына баралар, эшне һәм гаиләне төгәл аерып тоталар.

Әңгәмә барышында ул эштәге иң авыр мизгелләрне дә билгеләп үтте. «Булгария» теплоходы фаҗигасы булганда, Ләйсән егерме атналык авырлы була. Күрше районнардан хезмәттәшләре, Казаннан белгеч килә, биш кешедән торган команда тикшерүчеләр белән берлектә беренчел тикшерү үткәрә, батып үлгәннәрне билгелиләр: килгән зыянны, киемнәрне, бизәнү әйберләрен тасвирлыйлар, бу вакытта аңа физик яктан да, рухи яктан да аеруча авыр була…

Эшкә кич яки төнлә, таң белән дә чакыртырга мөмкиннәр, ә күпчелек очракта мәет яру көндезге вакытта үткәрелә, болар барысы да норматив документлар белән регламентлана.

«2015 елда үзәк район хастаханәсендә яңа морг төзелде. Хәзер күпкә уңайлырак, монда барысы да эш өчен каралган. Үлем сәбәбе күпчелек очракта шунда ук ачыклана. Кирәк булганда, тукыма үрнәкләре диагнозны раслау өчен Казанга гистология тикшерүенә җибәрелә», - диде ул.

2017 елда Ләйсән Рәшит кызы наркологка укыган, хәзерге вакытта үзәк район хастаханәсендә нарколог һәм патологоанатом вазифаларын берләштерә, шул ук вакытта бу һөнәрләр арасындагы турыдан-туры бәйләнешне: спиртлы эчемлекләрнең кеше гомерен шактый кыскартуын да билгеләп үтә.

Мәетне яргач, белгеч кешедә нинди авырулар булганын һәм спиртлы эчемлекләр кулланганмы-юкмы икәнен күрә.

Әлбәттә, бу җиңел эш түгел...

«Эш эш инде ул, һәркем үз эше белән шөгыльләнә, мин үзем өчен бу юнәлешне сайладым. Үлгән балаларны күрү иң авыры, бәхеткә, бу бик сирәк хәл. Районда үлүчеләр саны аз, шулай да кешеләр үз сәламәтлекләренә күбрәк игътибар бирсәләр, вакытында тикшеренсәләр һәм сәламәтлек белән проблемалар булганда, ахырга кадәр сузмасалар, ул тагын да азрак булыр иде», - дип сүзен йомгаклады патологоанатом.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев