Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлекне саклау

Тикшеренү узыгыз

Районда күчмә флюорограф-маммограф эшли башлады.

Ул барлык авыл җирлек- ләрендә дә эшләячәк, шуңа күрә районда яшәүчеләр тикшеренү үтә алачак. 

Махсус автобус үзенең эшен Иске Барышта башлап җибәрә. 

Күчмә флюорограф-маммограф Кама Тамагы районы торак пунктлары буенча бер ай дәвамында йөриячәк. 

Районның хәтта ерак авылларында да кешеләр үз йортлары янында гына флюорография үтә алачак. 

Флюорография ярдәмендә ачыклана торган авырулар: сулыш органнары туберкулезы, күкрәк читлеге органнарының яман шеш авырулары, саркоидоз, үпкә буенча һөнәри авырулар, үпкә сүрүе, диафрагма патологиясе. Сурәтләрдә зарарлану учагы һәм тукыма, органнар структурасындагы ачык үзгәрешләр күренә. Флюорографик тикшеренүнең стандарт ешлыгы – елга 1 тапкыр. 

Хатын-кызлар үз сәламәтлекләрен маммографта тикшерә ала. 

Цифрлы маммография башка ысуллар белән ачыклана алмаган бик кечкенә шеш формацияләрен ачыклау мөмкинлеге бирә. Уңышлы дәвалау өчен иртә диагностика бик мөһим. Ул сөт бизләрен саклап, савыгу мөмкинлеге бирә. 

Чараның максаты – күкрәк бизе яман шешен профилактикалау һәм иртә ачыклау. 

Сөт бизе яман шеше Россиядә һәм дөньяда иң киң таралган онкологик авыруларның берсе булып тора. Куркыныч янау төркеменә озак вакыт эстроген гормонын кулланган, бала тудырмаган хатын-кызлар, күрем циклы кыска булган яки климакс чоры соң башланган хатын-кызлар керә. Шулай ук куркыныч факторлар – артык авырлык, зарарлы гадәтләр, гинекологик авырулар, имгәнүләр һәм күкрәк бизләре җәрәхәтләре. 

– Күчмә флюорограф-маммограф ФАПлар булган (ә бездә аларның саны 30) барлык торак пунктларга барачак, - дип хәбәр итте газетага үзәк район хастаханәсе баш табибы Ильяс Минвәлиев. – Барыгызны да бу мөмкинлектән файдаланып, тикшерү узарга чакырам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев