Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлекне саклау

Табиб бүлмәне кондиционердан башка гына суыту серләре белән уртаклашты

Эссе көндә бүлмәне кондиционердан башка салкын су һәм боз салынган ләгән ярдәмендә суытырга мөмкин дип РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Әгәр кондиционер юк икән, вентиляторны кабызырга мөмкин. Инде ул да булмаса, җилләтү өчен тәрәзә һәм ишекләрне ачарга, бу вакытта бүлмәдән чыгып торырга кирәк. Тәрәзә төбенә салкын су һәм боз салынган ләгән куярга һәм җылынгач, аны алыштырырга мөмкин», - диде Мәскәү сәламәтлек саклау департаментының беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү буенча баш штаттан тыш белгече Андрей Тяжельников.

Табиб билгеләп үткәнчә, әгәр кеше салкын душ кабул итү мөмкинлеге булмаган офиста утыра һәм бүлмәдә эссе икән, беренчедән, махсус режим сакларга - аз-азлап һәм даими рәвештә салкынча су эчәргә кирәк.

«Икенчедән, эссе көндә мөмкин булганча җиңел, киң кием кию зарур. Өченчедән, битне вакыт-вакыт салкын су белән чайкарга мөмкин. Шулай ук култык астын, күкрәк тирәсен салкын суда чылатылган сөлге белән ышкырга, юеш чүпрәкне баш артына, маңгайга куярга була», - дип өстәде табиб.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев