« Сәламәтлек көне »  акциясе
Сәламәтлекне саклау

« Сәламәтлек көне » акциясе

Яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычы белән бәйле санитар-эпидемиологик хәлне исәпкә алып, хәзер сәламәт яшәү рәвеше алып бару аеруча мөһим.

Кама Тамагы районы «Богородский рай» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре 7 апрельдә  «сәламәтлек көне» акциясе уздырдылар.

Аның кысаларында социаль хезмәт алучылар белән сәламәт яшәү рәвешен алып бару кирәклеге турында әңгәмә үткәрделәр һәм өлкәннәр өчен файдалы күнегүләр күрсәттеләр.

Сәламәт яшәү рәвеше-ул даими рәвештә сәламәтлекне саклау һәм ныгыту кагыйдәләрен үтәү, чисталыкны саклау, дөрес туклану, хезмәт һәм ялны аралаштыру, хәрәкәт итү һәм начар гадәтләрнең булмавы. Яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычы белән бәйле санитар-эпидемиологик хәлне исәпкә алып, хәзер сәламәт яшәү рәвеше алып бару аеруча мөһим.


Нет комментариев