Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлекне саклау

Шәпкәлеләр яңа ФАПлы булды

Ярты ел элек Шәпкә авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты бинасы ачылды.

Бу көнне яңа бина янына бөтен авыл халкы җыелды. Шәпкәдә яшәүчеләрне өй туе белән район башлыгы Наил Вазыйхов, үзәк район хастаханәсе баш табибы Ильяс Минвәлиев һәм Яңа Сала авыл җирлеге башлыгы Исфан Шиһабиев котлады.

Бу авыл халкы өчен мөһим вакыйга булды, чөнки иске бина инде шактый тузган хәлдә иде. Заманында ФАП  бинасын бернинди уңайлыклары булмаган балалар бакчасы бинасына янкорма рәвешендә төзегәннәр.

Фирая Нургалиева Шәпкәдә фельдшер булып 2005 елдан бирле эшли. Ул 1989 елда Яшел Үзән медицина училищесын тәмамлап, туган районына эшкә кайткан, Яңа Салада, Кече Салтыкта, үзәк район хастаханәсенең хирургия бүлегендә эшләгән. Фирая Әмир кызы 30 елдан артык гомуми хезмәт стажына ия. Авыл халкы аның турында бары тик җылы сүзләр генә әйтте. Район үзәгеннән шактый ерак урнашкан нәкъ  менә бу авылда халыкка медицина ярдәме күрсәтү өчен яңа бина ачылуы куанычлы.

Фирая Нургалиева яңа бинада эшләүнең күпкә уңайлырак булуын һәм моңа бөтен халыкның шат булуын билгеләп үтте. Авылда 80 кеше яши, нигездә, алар – медицина ярдәменә мохтаҗ өлкән кешеләр. Әби-бабалары янына җәйге ялга оныклар да кайткач, биредә халык саны шактый арта. Әлбәттә, кирәк булганда, аларга да медицина ярдәме күрсәтелә. «Элек эшкә җәйләрен җәяү, кышын чаңгыда йөрдем. Егылып, аягымны да сындырган чак булды, хәзер ирем машина белән илтә», - ди ул.

Хәерҗан Гыйлметдинов – Шәпкәнең хөрмәтле кешесе, аңа 80 яшь. Күптән түгел күзләренә операция ясаткан һәм ул, медицина ярдәме сорап, ФАПка еш мөрәҗәгать итә. «Фельдшерыбыз искиткеч, бик игътибарлы һәм ярдәмчел. Кирәк икән, өйгә дә килә, ФАПка килгән һәркемне  ачык йөз белән каршы ала. Ерак яшәсә дә, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында шунда ук ярдәм итә. Без, авыл халкы, аңа игелекле мөнәсәбәте һәм һөнәри осталыгы өчен бик рәхмәтле», - ди Хәерҗан Галимҗан улы.

Венера Гыйбадуллина гомер буе сыер савучы булып эшләгән, хәзер аңа 65 яшь, аяклары авырта һәм еш кына кан басымы күтәрелә. Ул Фирая Әмир кызының үзе янына еш килүе турында әйтте. “Ирем авырып киткәч, Фирая медицина ярдәме  дә күрсәтте, мораль яктан да ярдәм итте. Мин аңа бик рәхмәтлемен. Сәламәтлек, иминлек телим, тагын бик күп еллар аңа шушы уңайлы ФАП бинасында эшләргә насыйп булсын”, - дип, үзенең изге теләкләрен җиткерде.

Гөлфинә Вафина Иске ФАПның соңгы елларда начар хәлдә булуы турында сөйләде,  үзенә дә, балалары белән дә пунктка мөрәҗәгать итәргә туры килгән. Анда элек салкын, караңгы һәм уңайсыз булган. Хәзер исә фельдшер-акушерлык пунктының заманча бинасына керүе рәхәт: биредә якты, чиста, кыш көне бик җылы, халык өчен дә, медицина эшчәнлеге өчен дә бөтен шартлар булдырылган. Ә өлкәннәр күп яши торган авылда яңа ФАП ачылу истәлекле һәм шатлыклы вакыйга булды.

Дания Минһаҗева элек сыер савучы булып эшләгән, хәзер лаеклы ялда. Аяклары авыртуга зарланса да, фельдшерны бик мактый: «Фирая чакыруга килеп җитә, минем үтенечем буенча кирәкле даруларны алып кайта, уколлар ясый, һәрчак янәшәмдә, моның өчен аңа зур рәхмәт!» - ди ул.

Ә Хәмдия Гыйлметдинова еш кына, кан басымы югары булу сәбәпле, ФАПка килә: «Кирәк булганда, фельдшерыбыз диспансерлаштыру үтү, анализлар бирү яки табибка күренү өчен район хастаханәсенә баруны оештыра. Фирая Нургалиева турында бары тик уңай фикер генә әйтә алам. Хезмәте өчен рәхмәт аңа!»

Үзәк район хастаханәсе җитәкчелеге фельдшерның эшенә уңай бәя бирде, аның намуслы, эшен төгәл үтәүче җаваплы хезмәткәр булуын, хезмәтенә карата дәгъвалар булмавын, халыктан аның турында уңай фикер генә ишетелүен билгеләп үтте.

Авыл халкы медицина пунктының заманча яңа бинасы өчен республика һәм район җитәкчелегенә, үзәк район хастаханәсе баш табибына рәхмәт белдерә.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев