Сәламәтлек саклауның иң яхшы ысулы
Сәламәтлекне саклау

Сәламәтлек саклауның иң яхшы ысулы

Үзәк район хастаханәсенең баш табибы Ильяс Минвәлиев район халкын коронавируска каршы вакцинация һәм ревакцинация үтәргә чакыра.

Бүгенге көндә бу – инфекциягә каршы көрәшнең иң кулай ысулы.

Әгәр авылларда вакцинация һәм ревакцинация үтәргә теләүче кешеләр саны җитәрлек дәрәҗәдә җыелса, медицина хезмәткәрләре торак пунктка үзләре килә.

Үзәк район хастаханәсенең табиб- эпидемиологы Әлфинур Бикмөхәммәтова сүзләренә караганда, коронавирус белән авыручылар саны көннән-көн арта. Август аенда 88 кешедә, сентябрьнең алты көнендә  25 кешедә коронавирус ачыкланган.

-Бүгенге көнгә үзәк район хастаханәсенә шприцларга кигезү өчен махсус җайланмалар кайтартылды, алар вакцинаны йоткылыкка сиптерү өчен уңайлы итеп ясалган. Әмма коронавируска каршы андый прививканы соңрак – вакцина кайтартылгач ясый башлаячаклар.  Кискен сулыш юлы авырулары буенча эпидемиологик сезон алдыннан иң мөһиме – профилактика. Шуңа күрә каматамагылыларга, хастаханәгә килеп, гриппка һәм коронавируска каршы прививкалар ясатырга тәкъдим итәм. Ике прививканы бер көндә ясатырга була, бер ай аерма белән да ясатырга мөмкин. 

 


Нет комментариев