Сак булыгыз: бозлавык!
Бозлавык булу сәбәпле, егылулар һәм имгәнүләр саны артканда, табиб биргән киңәшләр сәламәтлекне саклау мөмкинлеге бирә.
Кама Тамагы үзәк хастаханәсе поликлиникасының хирургия кабинеты табибы Хәлим Хәйруллин соңгы вакытта пациентларның мөрәҗәгатьләре буенча статистиканы китерде. Мәсәлән, февральдән алып, төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр белән 27 кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның 13 е - пенсионерлар, 8 е – урта яшьтәгеләр, 6 сы балалар. Нигездә сыну һәм имгәнү очраклары күзәтелә. «Еш кына егылганда беләк буыннарына, иңбашларга һәм беләкләргә, балтыр-аяк буыннарына зыян килә. Бу имгәнүләргә кешеләр кулларына һәм аякларына егылу нәтиҗәсендә дучар була. Дөрес итеп егылырга кирәк, - диде Хәлим Хәмит улы. - Егылганда гәүдәне бербөтен итеп тупларга һәм, тәгәрәп, җиргә бәрелүне йомшаграк итәргә тырышыгыз. Кулыгыздагы әйберләрне коткару турында уйламагыз. Торырга ашыкмагыз, үзегезне тикшерегез, җәрәхәтләр юкмы, үтеп баручы кешеләрдән ярдәм сорагыз.
Әгәр дә сез тигезлекне югалтуыгызны тойсагыз һәм егылу котылгысыз икән, кинәт утырыгыз, болай иткәндә, авырлык үзәге авыша һәм егылу иң түбән биеклектән булачак. Терсәк буыннарын гәүдәгә кысыгыз һәм башыгызны мөмкин кадәр җилкәгә таба тартыгыз, аркагызны турайтыгыз. Янтыкка егылырга тырышыгыз, шул ук вакытта мускулларыгызны йомшартыгыз. Егылганда кулларны алга куярга ярамый.
Шушы катлаулы булмаган гамәлләр нәтиҗәсендә имгәнүне булдырмый калырга яки шактый киметергә була.
Бозлавыктан атлаганда, бик сак булыгыз, телефонга игътибарыгызны юнәлтмәгез. Аяк астына карагыз, табаныгызга тулысынча басыгыз. Аяк киеменең тигез табанлы булуы мөһим, ул таймый торган материалдан эшләнгән һәм табаны сырлы булырга тиеш.
Кулларыгызны кесәдә тотмагыз, бу сезгә бозлавыкта тигезлекне саклап калырга ярдәм итә.
Машина юлы аша туры почмаклап чыгыгыз, якынлашып килүче автомобиль алдыннан йөгереп чыкмагыз.
Тротуарлар, шәһәр транспорты тукталышлары, кибет баскычлары, йорт болдыры –кешеләр еш егыла торган урыннар.
Урамга чыккач, хәрәкәт итүнең куркынычсыз маршрутын уйлагыз. Егылулар тиз йөргәндә ешрак була, шуңа күрә ашыкмыйча бару өчен өйдән иртәрәк чыгарга гадәтләнегез.
Эңгер-меңгердә тигез урында таеп китүе дә бик җиңел. Йөкләнешне кулларга тигез итеп бүлеп, сумкаларны ике кулда да йөртегез.
Олы яшьтәге кешеләргә бозлавык вакытында үткен очлы таяксыз өйдән чыгарга ярамый (гади чаңгы таягын алырга мөмкин).
Әгәр шулай да егылсагыз, имгәнсәгез, хастаханәгә мөрәҗәгать итегез. 65 яшьтәге һәм аннан өлкәнрәк кешеләрнең 30% ы ел дәвамында бер тапкыр булса да егыла, шул ук вакытта йомшак тукымаларга зыян килә һәм баш каты бәрелергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев