Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлекне саклау

Районда медицина ярдәменең сыйфаты үсә

Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү нәтиҗәсендә районда медицина ярдәме оператив рәвештә күрсәтелә.

Кама Тамагында компьютер томографыннан файдалана башлаганнан бирле пациентларга 70 тән артык тикшеренү уздырылган.

"Сәламәтлек саклау" милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы кысаларында сатып алынган заманча диагностика җиһазлары үзәк район хастаханәсе поликлиникасында 2022 елның ахырында урнаштырылды.

Хәзерге вакытта Кама Тамагы үзәк район хастаханәсендә компьютер томографы тест режимында эшли.

Компьютер томографы булу район халкына Казанга яки Буага бармыйча гына, тиз арада тикшерү узарга мөмкинлек бирә.

Үзәк район хастаханәсенең баш табибы Ильяс Минвәлиев билгеләп үткәнчә, тиздән аппарат тулы көченә эшләячәк, КТда көненә 7 кеше тикшерү үтә алачак. «Район халкы өчен тикшерү бушлай, кирәк булганда тикшерүгә юлламаны участок терапевты бирә. Әлбәттә, беренче чиратта компьютер томографында кичектергесез ярдәм кирәк булган, тормышларына куркыныч янаган пациентлар тикшерү үтә. Пациентларның кискен авырту яки инсульт булуга шикләнеп килгән очраклары да булды, без тикшеренү үткәрдек, нәтиҗәсе оператив рәвештә килде, аның нигезендә операция ясадык яисә шунда ук махсус медицина үзәгенә җибәрдек. Бу вакытында медицина ярдәме күрсәтү мөмкинлеге бирә. Район халкының сәламәтлеген саклау өчен яңа җиһазлар шунда ук актив файдаланыла башлады», - диде Ильяс Илдус улы.

Яңа УЗИ аппараты да актив кулланыла. Ул шулай ук "Сәламәтлек саклау" милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча алынган. Баш табиб урынбасары Вячеслав Климчук билгеләп үткәнчә, беренче чиратта анда үзәк район хастаханәсенең кабул итү бүлегенә килүче кешеләргә, диспансерлаштыру үтүче гражданнарга, шулай ук стационар дәвалануда булган авыруларга тикшерү үткәрелә. 

Заманча УЗИ аппараты үзәк район хастаханәсендә 2022 ел ахырында барлыкка килде, Вячеслав Николаевич анда инде 180нән артык тикшерү уздырылуы турында сөйләде.

Яңа җиһазлар диагностика үткәрергә һәм җирле халыкка тиз арада югары дәрәҗәдә медицина ярдәме күрсәтергә мөмкинлек бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев