Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлекне саклау

Шәфкать ияләре

15 июнь медицина хезмәткәрләре көне буларак билгеләп үтелә. Бу изге йөрәкле, аек акыллы, җир йөзендәге иң кешелекле, шәфкатьле һөнәр ияләренең бәйрәме. Аларның белеме һәм оста куллары могҗиза тудырырга сәләтле - алар ярдәме белән иң көчле авырулар да савыга. Бәйрәмнәре алдыннан без һөнәрләрендә иң яхшылары турында сөйләргә булдык, әмма без кешеләрнең...

15 июнь медицина хезмәткәрләре көне буларак билгеләп үтелә. Бу изге йөрәкле, аек акыллы, җир йөзендәге иң кешелекле, шәфкатьле һөнәр ияләренең бәйрәме.

Аларның белеме һәм оста куллары могҗиза тудырырга сәләтле - алар ярдәме белән иң көчле авырулар да савыга. Бәйрәмнәре алдыннан без һөнәрләрендә иң яхшылары турында сөйләргә булдык, әмма без кешеләрнең сәламәтлеген саклауга үз өлешен керткән һәркайсына рәхмәтле, чөнки алар безнең сәламәтлекне кайгыртып, бернинди кыенлыкларга бирешмичә, үз постларында һәрчак уяу торырга тиеш, һәм күп очракта әлеге мәрхәмәтле һөнәр ияләренең эше тиешенчә бәяләнми дә. Терапия бүлеге пациентлары үзләренең табиблары Александр Суворовның палатага керүен түземсезлек белән көтеп ала. Аның елмаюлы карашы, төпле киңәшләре әллә нинди авыртуларны да җиңеләйтә алыр сыман. «Үз эшен яхшы белә, үтә дә игътибарлы, без аны хөрмәт итәбез», - ди аның турында пациент Кама Тамагы район үзәгендә яшәүче Людмила Автономова. Александр Владимирович үзәк район дәваханәсендә 1989 елдан бирле эшли. Ул Казанның С.М. Курашов исемендәге медицина институтын тәмамлап бирегә килә һәм 2003 елга кадәр баш табиб урынбасары вазыйфаларын башкара. 2003 елдан 2008 елга кадәр Казанның 5нче шәһәр клиник дәваханәсенең терапия бүлеген җитәкли. Ә аннан соң янәдән Кама Тамагы дәваханәсенә кайта һәм хәзерге көндә терапия бүлеге аның карамагында. Александр Владимирович коллегаларның абруен яулый алган табиб, аны күпсанлы пациентлары хөрмәт итә. Ул чын мәгънәсендә табиб буларак, беркайчан да авырулар язмышына битараф түгел. безнең белән әңгәмәдә дә түбәндәгеләрне әйтте. "Хәзер бик азлар гына үз сәламәтлекләренә җитди карый, бу алда да шулай иде. Бу хәл бер дә сөендерми. Табиб биргән киңәшләрне һәм дәвалау курсын төгәл үтәүче бик сирәк. Шуның нәтиҗәсе буларак, алар тагын дәваханәгә эләгә. Әмма савыгуның 10 процентына гына без, табиблар, сәбәпче. Калганы авырулардан тора, монда алардан тиешле дисциплина да, сәламәтләнүләренә зур ышаныч та сорала. Хәзерге вакытта йөрәк-кан тамырлары авырулары, гипертония еш таралды, алардан өлкән яшьтәгеләр дә, яшьләр дә интегә. Сәбәпләре төрле: бөерләр авыртуы, атеросклероз, начар гадәтләр һәм инде, әлбәттә, даими стресслар. Мондый авырулар үз сәламәтлекләренә игътибарлы булсыннар иде, әмма бу киңәш һәркемгә дә кагыла." Яраткан эшеннән кала Александр Владимирович үзенең тормыш иптәше Светлана Александровна (ул да районда билгеле табиб) белән балалары Михаил һәм Екатеринаның, оныклары Сергей һәм Демидның борчу-сөенечләре белән яши. Без аларны һәм барлык ак халатлы һөнәр ияләрен бәйрәмнәре белән котлап, сәламәтлек, иминлек телибез

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев