Үзәк дәваханә баш табибы Ильяс Миңневәлиев мәгълүматларына караганда 1 ноябрьгә 51 ВИЧ-инфекцияле пациент исәптә тора. Барлыгы 14 елда районда 89 очрак теркәлгән. Агымдагы елда 3 авыру исәпкә куелган. Бу елларда авыру йоктырган аналардан 9 бала туган, аларның анализ нәтиҗәләре сәламәт булуны күрсәтә. Авыру йоктырган анадан туган балага хәзер 14 яшь...
Үзәк дәваханә баш табибы Ильяс Миңневәлиев мәгълүматларына караганда 1 ноябрьгә 51 ВИЧ-инфекцияле пациент исәптә тора.
Барлыгы 14 елда районда 89 очрак теркәлгән. Агымдагы елда 3 авыру исәпкә куелган. Бу елларда авыру йоктырган аналардан 9 бала туган, аларның анализ нәтиҗәләре сәламәт булуны күрсәтә. Авыру йоктырган анадан туган балага хәзер 14 яшь - ул сәламәт. Бүгенге көндә районда йөкле ВИЧ инфекцияле хатын-кызлар булмаса да, бала тудыру бүлегендә ашыгыч кисәтү өчен препаратлар булдырылган.
Районда 13 авыру дәвалана. Дәвалауны республика СПИД үзәге билгели. Барлык препаратлар да һәр авыру өчен үзәкләштерелеп кайтартыла.
Нет комментариев