Кама Тамагы районында гомер озынлыгы уртача 70,6 яшь
Сәламәтлекне саклау

Кама Тамагы районында гомер озынлыгы уртача 70,6 яшь

Район сырхауханәсе эше һәм район халкының сәламәтлеге турында үзәк район хастаханәсе баш табибы Ильяс Минвәлиев сөйли. - Якташларыбызның сәламәтлек күрсәткеч-ләре нинди? - Соңгы өч елда районда йөрәк-кан тамырлары авырулары арту күзәтелә. Инфарктлар 2015 елда күп булса, инсультлар саны киресенчә кимеде. Соңгы өч елда хатын-кызларның бала тапканда үлү очрагы теркәлмәде, ә...

Район сырхауханәсе эше һәм район халкының сәламәтлеге турында үзәк район хастаханәсе баш табибы Ильяс Минвәлиев сөйли.
- Якташларыбызның сәламәтлек күрсәткеч-ләре нинди?
- Соңгы өч елда районда йөрәк-кан тамырлары авырулары арту күзәтелә. Инфарктлар 2015 елда күп булса, инсультлар саны киресенчә кимеде. Соңгы өч елда хатын-кызларның бала тапканда үлү очрагы теркәлмәде, ә яңа туган балалар үлү 1000 кешегә 4,6дан 6,2 очракка кадәр артты.
- Тар белгечлек табиблары аз булу мәсьәләсен ничек хәл итәсез?
- Кайбер белгечләр җитмәү сәбәпле, хастаханә республика-ның төрле профильдә әйдәүче медицина учреждениеләре белән хезмәттәшлек итә. Кардиология буенча безнең район РКБ-2гә беркетелгән. Узган ел әлеге медицина учреждениесенә тикшеренү үтәргә районның 46 кешесе җибәрелде, 23е беренчел коронарография тикшеренүе узды, ашыгыч ярдәм буенча 4 кеше озатылды. Ел дәвамында 42 кешенең йөрәгенә операция ясалды. Офтальмология буенча консультация һәм дәвалану өчен районның 204 кешесе җибәрелде, 127 кеше консультация үтте, катаракта буенча - 70, глаукома буенча 4 кешегә операция ясалды. Узган ел Сәламәтлек саклау министрлыгы станционардан соң тернәкләндерү үтү өчен 10 кешегә юллама бирде. Шуларның дүртесенә даими булмаган стенокардия буенча, беренче тапкыр ачыкланган шикәр диабеты белән - 2 кешегә, йөклелекне саклау буенча 4 хатын-кызга юллама бирелде.
- 2016 ел яман шеш авыруларына каршы көрәш елы дип игълан ителде. Бу авыруны кисәтү буенча хастаханә нинди эш алып бара?
Ахырын газетадан укыгыз

Нет комментариев