Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлекне саклау

Кама Тамагы халкы егерме өч литр кан бирде

Үзәк район хастаханәсендә Донор көне булып узды.

Традиция буенча бу көнне үзәк район хастаханәсенә даими рәвештә кан бирүчеләр һәм донор канына бик мохтаҗ булган кешеләргә ярдәм итәргә теләүчеләр килә.

Кайбер кешеләр хастаханәгә иртәнге алтыда ук килгән. Чиратта төрле яшьтәге, төрле һөнәр ияләре булган ир-атлар һәм хатын-кызлар тора иде. Күбесенең кан тапшыруы һәм безнең камера объективларына эләгүе беренче тапкыр гына түгел. Бу акциядә хезмәт коллективлары да, гаиләләр дә катнаша.

ПСЧ-116 хезмәткәрләре Фәнил Низамов һәм Марат Әхмәтҗанов Донор көненә сменадан соң ук килгәннәр. Марат Әхмәтҗанов – өченче, ә Фәнил Низамов бишенче тапкыр катнаша. Фәнил Низамов, беренче тапкыр канын янгында зыян күргән хезмәттәшенә ашыгыч ярдәм кирәк булгач биргән. Шуннан соң Донорлар көнендә катнаша башлаган. Ә Марат Әхмәтҗанов канга мохтаҗларга ярдәм итәр өчен кан тапшыра.

Опека бүлегеннән Алия Айсина һәм Гөлия Хәмзина инде өченче тапкыр катнаша. Кама Тамагы урта мәктәбеннән Фәрит Равилов һәм Лилия Шакирова, мәдәният бүлеге хезмәткәрләре Наилә Баева, Нина Хәлиуллина, Лилия Гомәрова кебек үк, Донор көнендә катнашырга тырыша.

Ел саен үзәкләштерелгән бухгалтериядән Лилия Хәйретдинова, Фәнилә Әсәтуллина, Илһамия Маннапова кан бирә. Кама Тамагындагы “Салават күпере” балалар бакчасы хезмәткәрләре Эльмира Моталипова, Энҗе Ханбикова, Айгөл Морадимова, Любовь Закирова мөдир Гөлнара Гыймадиева белән бергә даими рәвештә кан тапшыра. «Һәр юлы килергә тырышабыз, бергәләп кан тапшырабыз, чөнки ул кешегә кискен рәвештә кирәк булырга мөмкин. Мин бишенчеме-алтынчымы тапкыр килдем инде, киләчәктә дә кан бирергә уйлыйм. Мөмкинлеге булганнарның барысын да акциягә кушылырга чакырам, чөнки бу канга мохтаҗлар өчен дә, донор өчен дә файдалы”, - дип билгеләп үтте Эльмира Моталипова.

Дамирә Сөләйманова Караталдан килгән, ул канны икенче тапкыр бирә: «Күптән инде кан тапшырырга тели идем, беренче тапкыр бер ел элек тапшырдым. Мин моны даими рәвештә эшләргә өметләнәм, кешеләргә ярдәм итәргә телим», - ди ул. Караталдан Ришат Һадиев аерым постның Апас отрядында машина йөртүче булып эшли һәм инде күп еллардан бирле кан тапшыра: «Казаннан шалтыратып, Донор көненә чакырсалар, шунда ук барам. Донациядән соң үземне яхшы хис итәм. Һәм кешеләргә ярдәм итүемә шатмын”, - ди ул.

Балтач авыл җирлеге башлыгы Динар Мөхәммәдуллин да, үз җирлегендә яшәүчеләргә үрнәк күрсәтеп, даими рәвештә кан тапшыра.

Балтачтан Рамил Гайнуллин кан бирүенең инде исәбен югалтуы турында әйтте: «Унынчы тапкыр кан тапшырам бугай», - ди ул. Кирельскийдан Сергей Родионов, Кама Тамагыннан Ринат Хәлилов, Гөлназ Хәсәнова һәм Гөлфия Сәйфуллина Донор көнендә катнашмый калмыйлар.

Донорлар арасында Кама Тамагы үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләре дә бар: Елена Ногтевага, Ольга Благодерова, Алия Гыйләҗева акциядә даими катнашалар.

Кеше гомерләрен саклап калуга үз өлешләрен керткән һәркемне санап чыгып, киләсе юлы Донор көнендә тагын да күбрәк битараф булмаган каматамагылыларны күрәсе килә...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев