Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлекне саклау

Игелекле эшләр исемлеге

Үзәк район сырхауханәсе белгечләре өчен Бөек Ватан сугышы ветераннарына даими табиблык тикшерүләре гадәткә керде һәм теге яки бу авыруларын нәтиҗәле һәм планлы дәвалау мөмкинлегенә әверелде. Халыкка социаль хезмәт күрсәтүнең комплекслы үзәгендә районның барлык авыл җирлегендәге Бөек Ватан сугышы ветераннарына медицина тикшерүе үткәрелде. "Тикшерүгә 47 ветеран чакырылган иде, әмма сәламәтлекләре какшау...

Үзәк район сырхауханәсе белгечләре өчен Бөек Ватан сугышы ветераннарына даими табиблык тикшерүләре гадәткә керде һәм теге яки бу авыруларын нәтиҗәле һәм планлы дәвалау мөмкинлегенә әверелде.
Халыкка социаль хезмәт күрсәтүнең комплекслы үзәгендә районның барлык авыл җирлегендәге Бөек Ватан сугышы ветераннарына медицина тикшерүе үткәрелде. "Тикшерүгә 47 ветеран чакырылган иде, әмма сәламәтлекләре какшау сәбәпле барысы да килә алмады, алар өйләрендә тикшереләчәк"-диде вакытлыча эшкә сәләтсезлеккә экспертиза буенча баш табиб урынбасары Светлана Суворова. Ветераннарны ЦРБ ның җиде белгече - хирург, стоматолог, окулист, невролог, лор, терапевтлар карады.
Ветераннар табибларга даими игътибарлары һәм кайгыртулары, район җитәкчелегенә ветераннар өчен төрле чаралар оештырганнары, ярдәмнәре өчен зур рәхмәт белдерде.
Халыкка социаль хезмәте күрсәтү үзәге хезмәткәрләре ветераннарны Җиңүнең 68 еллыгы белән котлап, аларга үзәк коллективы һәм "Ключ" ирекле хәрәкәте волонтерлары әзерләгән, сәламәтлек һәм оптимистик рухта язылган теләкләре белән матур открыткалар бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев