Яшьләр медицинаны сайлый
hәр кешенең тормышында мөһим сайлау ясый торган чор була. Чаллы авылы кызы Диана Нәбиуллина медицина юлын сайларга карар иткән – иң кирәкле һәм социаль әһәмиятле һөнәрләрнең берсен сайлаган.
Диана үзенең кешеләргә ярдәм итәргә теләвен балачакта ук аңлаган. Табиб булып уйнау, җирле ФАПта ярдәм итү – болар барысы да аны Казан медицина көллиятенә алып килгән.
Тиздән Диана Нәбиуллина һөнәр алачак – гаиләдә беренче кеше булып ак халат киячәк. Әлегә исә язмабыз герое «Акушерлык эше» белгечлеге буенча өченче курсны тәмамлый. Студент кыз үзенең беренче практикасын мәңгегә исендә калдырган:
«Без кесарев кисеме белән бала туу операциясендә катнаштык. Шул вакытта мин акушер һөнәрен сайлап дөрес эшләгәнемне аңладым. Безнең эштә нәни кешегә дөньяга килергә ярдәм итү үзе бер могҗиза бит».
Ләкин кыз укуның җиңел булмавы турында да әйтте.
«Бу һөнәр белән дуслашу өчен, беренче көннәрдән үк зур күләмдәге яңа мәгълүматка әзер булырга кирәк. Мәсәлән, анатомияне өйрәнгәндә, терминнар бик күп, аларны истә калдыруы кыен. Уку авыр булса да, алган белемнәр эшләгәндә ярдәм итәчәк», – дип нәсихәт бирде Диана медицинаны сайларга җыенучыларга.
Киләсе атнада ук Кама Тамагы районы мәктәпләрен тәмамлаучыларны аттестатлар тапшыру тантанасы көтә. Шуннан соң аларга, кайчандыр Диана сайлаган кебек, булачак һөнәрләрен сайларга туры киләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев