Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлекне саклау

Һөнәр сайлауда әбисе үрнәк булган

Язмабыз медицина университетын тәмамлаганнан соң, туган районына әйләнеп кайткан һәм каматамагылыларның сәламәтлеген кайгыртучы яшь белгеч турында.

Җиһангиров Ранис Нәгыйм улы Кама Тамагы үзәк район хастанәсендә өченче ел эшли. Яшь табиб участок терапевты һәм эндоскопист булып хезмәт куя. Аның турында пациентлар яхшы сүзләр генә әйтә.

Ранис Нәгыйм улы тумышы белән Балчыклы авылыннан, аңа 27 яшь, биш балалы Җиһангировлар гаиләсендә ул иң олы бала. Гаилә башлыгы Нәгыйм Хәйдәр улы машина йөртүче булып эшли, озак еллар авыл хуҗалыгында шофер һәм тракторчы булып хезмәт куйган. Әнисе Алсу Әнвәр кызы шулай ук озак еллар авыл хуҗалыгында исәпкә алучы булып эшләгән, герой-ана буларак пенсиягә иртә чыкса да, мәктәптә эшләвен дәвам итә. Илсафка 23 яшь, ул пешекче булып эшли, Лилия тәрбиячелеккә укый, Язилә һәм Раяз – Иске Казиле урта мәктәбе укучылары. Абыйлары – алар өчен үрнәк, гаиләдә ул беренче табиб. 

Ни өчен нәкъ менә шушы белгечлекне сайлавы турындагы сорауга ул әбисе Җиһангирова Наҗия Госман кызының фельдшер булып эшләгәнлеге һәм кешеләргә һәрвакыт ярдәм иткәне турында әйтте, апасы Гыйльметдинова Фирдания Хәйдәр кызы хәзер Иске Казиле авылында фельдшер булып эшли. Ранис Нәгыйм улы 2019 елда Казан дәүләт медицина университетын, аннары КФУда табиб-эндоскопист белгечлеге буенча ординатураны тәмамлаган.

2022 ел ахырында үзәк район хастаханәсендә «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» федераль программасы ярдәмендә эндоскопия кабинетының яңа җиһазлары барлыкка килде. Бу – видеогастроскопы, видеоколоноскопы һәм мониторы булган эндоскопик җиһаз, аның ярдәмендә ашказаны-эчәк трактының өске һәм аскы бүлекләрен иң югары дәрәҗәдә тикшереп, тикшерү язмалары ясарга мөмкин. Җиһазлар шунда ук диагностикада кулланылды. 

"Мин бу җиһазны күптән көттем, ул ашказаны-эчәк авыруларын башлангыч стадиядә ачыклау мөмкинлеген берничә тапкыр арттыра. Бүгенге көндә ул әлеге юнәлештәге иң заманча аппаратларның берсе. Күп кенә шәһәр хастаханәләре мондый җиһазлар белән мактана алмый, мин аның безнең хастаханәдә барлыкка килүенә бик шат, бу күп кенә авыруларны вакытында ачыклау һәм дәвалау мөмкинлеге бирәчәк", - диде Ранис Җиһангиров.

Шулай ук ул тикшерү узар өчен үз участок терапевтына мөрәҗәгать итәргә, юллама алырга, 89655815918 телефоны буенча язылырга һәм процедурага әзерләнү өчен киңәшләрне үтәргә кирәклеге турында аңлатты. Тикшерү шулай ук диспансерлаштыру кысаларында үткәрелә.  Ранис Нәгыйм улы диспансеризацияне тулы күләмдә үтәргә һәм сәламәтлеккә игътибарлы булырга киңәш итә, чөнки кешеләрдә полиплар еш очрый, аны вакытында ачыкларга һәм онкология үсешенә юл куймас өчен чаралар күрергә кирәк. Эчәк яман шешен вакытында диагностикалау һәм дәвалау мөһим, чөнки ашказаны-эчәк авырулары үсеше куркынычы арта һәм онкология яшьләрдә дә очрый. Заманча җиһазлар авыртуларсыз тикшерү узарга мөмкинлек бирә. 45 яшьтә диспансерлаштыру кысаларында процедураны һәркем үтә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев