Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлекне саклау

Донорлык– игелекле гамәл

Теләсә кемгә, теләсә кайсы вакытта донар каны кирәк булуы мөмкин. Статистика буенча һәр өченче кеше үз гомерендә кан салдыруга мохтаҗ. Каматамагылылар 10 сентябрьдә район үзәк дәваханәсенә донор булып килеп, кан һәм аның компонентларына мохтаҗ авыруларга ярдәм итте. Теркәлгәннән һәм анкета тутырганнан соң донор медицина тикшерүе уза: бармагыннан анализга кан тапшыра,...

Теләсә кемгә, теләсә кайсы вакытта донар каны кирәк булуы мөмкин. Статистика буенча һәр өченче кеше үз гомерендә кан салдыруга мохтаҗ. Каматамагылылар 10 сентябрьдә район үзәк дәваханәсенә донор булып килеп, кан һәм аның компонентларына мохтаҗ авыруларга ярдәм итте.

Теркәлгәннән һәм анкета тутырганнан соң донор медицина тикшерүе уза: бармагыннан анализга кан тапшыра, аны табиб карый. Болар барысы да донорлык пунктында алып барыла һәм күп вакытын алмый. "Донорлыкның файдасы нәрсәдән гыйбарәт?" Шул сорау белән поликлиника мөдире Павел Фирсовка мөрәҗәгать иттек.

- Донорлык нәтиҗәсендә кан ясалу системасы активлаша, иммунитет стимуллаша, кайбер органнар - бавыр һәм талакка җиңеллек килә, организм үзлегеннән яңара, шулай ук йөрәк-кан тамырлары системасы, атеросклероз, ашкайнату авырулары, бавыр эшчәнлеге, ашказаны асты бизе эше иммун системасы авырулары, кисәтелә.

- Кан бирер көн алдыннан нәрсәләр ярамый?

- Кыздырган, майлы, каклаган, әче ризыклар, шулай ук сөт продуктлары һәм йомырка ашарга, спитрлы эчемлекләр кулланырга ярамый. Ач карынга кан тапшыру да киңәш ителми.

- Сез нәрсәләр тәкъдим итәр идегез?

- Аз күләмдә түбән калорияле, углеводлы иртәнге аш һәм татлы чәй. Туңучан, башы әйләнүче, башы авыртучы кешеләргә кан тапшыру яхшы.

- Кан тапшырганнан соң нишләргә?

- Беренчедән, көн дәвамында авыр физик эштән һәм спорт белән шөгыльләнүдән тыелып торырга кирәк. Икенчедән, кан тапшырганнан соң ике тәүлек дәвамында тулы кыйммәтле тукланырга һәм кимендә ике литр сыеклык эчәргә кирәк. Кан басымын күтәрү өчен шоколад, гематоген ашарга, кофе эчәргә мөмкин.

- Кан тапшыруга киртә булып торган авыруларны санасагыз иде.

- Әлбәттә болар гепатит, СПИД, ВИЧ инфекция, сифилис, псориаз, экзема, яман шеш авырулары, шулай ук чукрак-телсезләр, сукырлар, наркомания, алкоголизм белән авыручылар кан бирә алмый.

Күптән түгел генә операция кичергән, колак тиштергән, татуировка ясаткан, сөлек салдырган кешеләргә, аборт ясаткан, йөкле, бала имезүче хатыннарга, йогышлы авырулар, шул исәптән ОРВИ белән авыручыларга кан бирергә ярамый.

Истә тотыгыз: кан тапшырып сез кемнеңдер гомерен коткарып калачаксыз!

Ольга Будилова, тәрбияче: - Һәр ел саен кан тапшырам.Ничә тапкыр кан биргәнемне дә хәтерләмим инде, бик күп кебек. Минем каным күпләргә ярдәм иткәндер дип ышанам, чөнки минем кан группасы иң таләп ителгәне.

Нәсибә Лазарева, җир мәсьәләләре буенча белгеч: -Мин беренче тапкыр гына кан бирәм. Көн саен кемгәдер кан кирәк була, ә минем группа барлык группаларга да ярый диялек. Минем каным кемгәдер ярдәм итәчәк, мин моңа бик шат, чөнки кайчандыр кемнеңдер каны миңа ярдәм итте.

Наилә Баева, мәдәният хезмәткәре: -Мин канымны ниндидер максатларны күздә тотып бирмим, миңа охшый һәм шуннан канәгатьлек алам. Ул минем бурычым кебек һәм аннан бер дә калганым юк.

Татьяна Гращенкова, укытучы: -Кан бирүдән физик канәгатьләнү алам, шул ук вакытта бәлагә очраган кешеләргә ярдәм итү турындагы уй да шатландыра. Студент елларыннан ук кан тапшыра башладым. Бер вакыт минем каным якын кешемә ярдәм итте һәм шул көннән үз-үземә сүз бирдем: сәламәтлегем мөмкинлек биргәндә ел саен кан бирәчәкмен.

Дамир Шаһидуллин, хисапчы: - Канны мохтаҗлар өчен бирәбез. Минем каным бик универсаль, шуңа күрә кешеләргә ярдәм итүне вазыйфам дип саныйм. Әгәр кайчандыр миңа да ярдәм кирәк булса, кешеләрнең миңа да ярдәм итәчәкләренә ышанам.Беренче тапкыр гына кан бирмим. Мөмкинлек булганда һәрчак дәваханәгә киләм, бернинди курку хисе дә юк.

Әлеге кешеләргә рәхмәт сүзләреннән башка нәрсә әйтәсең.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев