Дарулар белән генә түгел, җылы сүзе белән дә дәвалый
Ирина Лукоянова узган елның сентябреннән Кече Мәрәтхуҗа ФАПында эшли.
Кыз, «Фельдшер» белгечлеге буенча Буа медицина училищесын тәмамлап, туган районына эшкә кайткан.
Бүген ул үз белгечлеге буенча Кече Мәрәтхуҗада эшли. Куйбышев Затоныннан авылга кадәрге ара да аны куркытмый, көн саен үз машинасында килеп йөри.
– Авыл халкы әлегә тәҗрибәм зур булмавын аңлый, шуңа күрә һәрьяклап ярдәм итәргә тырышалар. Мин, үз чиратымда, һәркемгә индивидуаль якын килергә һәм ярдәм итәргә омтылам, – ди Ирина. – Кайбер пациентлар аралашыр өчен килә, сораулар бирәләр, үз тормышлары турында сөйлиләр, яңалыклары һәм уңышлары белән уртаклашалар. Нәкъ менә җылы мөнәсәбәт һәм игътибар авыруларны дәвалауда әһәмиятле роль уйный.
Яшь фельдшер карамагында 111 кеше. Гражданнар җыелышында аларның кайберләре белән аралашуыннан Иринаның биш ай эчендә җирле халыкның хөрмәтен яулавы һәм үз кешегә әверелүе күренеп тора.
Шул ук вакытта татар телен белмәү аралашу өчен киртә түгел. Пациентлар фельдшер белән русча сөйләшергә тырыша, ә Ирина татар телен өйрәнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев