Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлекне саклау

Җәйге челләдә салкын тиз тия

Үзәк район хастаханәсенең колак, тамак һәм борын авырулары табибы Улджабой Рахмонов җәй көне балаларның сәламәтлеген күзәтергә һәм аларның туңуына юл куймаска киңәш итә.

Табиб үзенә җәй көне еш кына нәкъ менә балалар мөрәҗәгать итүен билгеләп үтте. Сәбәбе – елгада озак су коенып туңу, үтәли җилдә булу һәм нәтиҗә буларак тамак һәм борынга яки колакка салкын тию.

– Беренче чиратта нәрсә эшләргә кирәк?

– Белгечкә мөрәҗәгать итәргә һәм үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмәскә.

– Салкын тию буенча ешрак мөрәҗәгать итәләрме?

– Әлбәттә, бу органнарның йогышлы авырулары да бар, алар җитди нәтиҗәләргә китерә, әмма балалар салкын тиеп ешрак авырый. Җәйге челләдә суда коенып туңуны контрольдә тотуы кыен, әмма озак су коенганнан соң барлыкка килгән отитлар һәм гайморитлар белән мөрәҗәгать итүчеләр бик күп.

Күптән түгел бер яшүсмер дәвалану узды, үлекле отиттан дәваланып, аңа ике атна стационарда ятарга туры килде. Ул медицина ярдәме сорап вакытында мөрәҗәгать итмәгән, шуңа күрә ялкынсыну процессы кискен формага күчкән. Бүген генә тагын бер яшүсмер хастаханәдән чыкты, ул отиттан дәваланды. Шул ук вакытта инфекция, баш миенә эләгеп, менингит кебек көтелмәгән авыруга китерергә мөмкин. Гайморит һәм синусит та кеше өчен куркыныч.

Ата-аналарга шуны истә тотарга кирәк: бу авырулар менингитка, саңгыраулыкка, сулыш органнарының хроник авыруларына китерергә мөмкин.

Балалар сәламәтлеген игътибар белән күзәтү мөһим. Ә өлкәннәргә машиналардагы кондиционерлардан саграк файдаланырга кирәк. Артык туңу шулай ук колак, тамак, борын авыруларына китерә.

Улджабой Рахмонов район хастаханәсендә өченче ел эшли. Аның кабинеты янында һәрвакыт чират тезелә һәм күп очракта бирегә ата-аналар балаларын алып килә. Шуңа күрә табиб киңәшләренә колак салу мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев