Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сайлау

Каматамагылылар сайлауларда үз фикерен белдерә + фото

Кама Тамагындагы1647нче сайлау участогында сәгать уннарда сайлаучыларга бюллетень алу өчен 10-20 минут көтергә туры килде. Биредә территориаль сайлау комиссиясе рәисе Илмир Гыйлметдинов та үз тавышын бирде. Уразлинода бу вакытка 51 ,Бәрлегуҗада 56, Кама Тамагында1648нче участокта 45 процент сайлаучы үз ихтыярын белдергән иде. Гөлназ Рәхимова ,пенсионер укытучы: -Мин һәрвакыт сайлауларда катнашам,үз...

Кама Тамагындагы1647нче сайлау участогында сәгать уннарда сайлаучыларга бюллетень алу өчен 10-20 минут көтергә туры килде. Биредә территориаль сайлау комиссиясе рәисе Илмир Гыйлметдинов та үз тавышын бирде. Уразлинода бу вакытка 51 ,Бәрлегуҗада 56, Кама Тамагында1648нче участокта 45 процент сайлаучы үз ихтыярын белдергән иде.

Гөлназ Рәхимова ,пенсионер укытучы: -Мин һәрвакыт сайлауларда катнашам,үз фикеремне әйтү мөмкинлеген кулдан ычкындырмыйм.Бу сайлаулар районыбыз өчен дә, республикабыз өчен дә мөһим. Һәркем килеп сайлауларда катнашырга тиеш дип саныйм.

Марат Садруллин, полиция хезмәткәре, 1648 нче участок: - Сайлаулар тыныч уза, тәртип һәм сайлау барышын бозулардан тыш. Мәгьлүмат барлык сайлау участокларыннан керә, һәр җирдә тәртип,көн ахырына кадәр шулай булыр дип ышанам. Тәртип саклаучылар уяу.

Резедә Җәләлова, 1649 сайлау участогы әгъзасы: -Сайлаучылар актив.Сайлау гадәти режимда бара. Халык яхшы кәефтә килә. Барысы да бер-берсенә яхшы мөгамәләдә. Бернинди аңлашылмаучанлыклар юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев