Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сайлау

Иртәдән сайлаучылар актив килә. Кама Тамагы. ФОТОРЕПОРТАЖ

1650 нче сайлау участогында, ул Кама Тамагы урта мәктәбендә урнашкан, беренчеләрдән булып пенсионер Госман Галиев үз тавышын бирде. "Мин һәрвакыт беренче йөрим ,шулай күнегелгән. Бу бик мөһим сайлаулар, алга таба да республикабызда тормыш әйбәт булсын". Иң беренче сайлау участогына килүчеләр арасында Фәрит Йосыпов: "Бүген бик әһәмиятле көн. Президентыбызны һәм җирле...

1650 нче сайлау участогында, ул Кама Тамагы урта мәктәбендә урнашкан, беренчеләрдән булып пенсионер Госман Галиев үз тавышын бирде. "Мин һәрвакыт беренче йөрим ,шулай күнегелгән. Бу бик мөһим сайлаулар, алга таба да республикабызда тормыш әйбәт булсын".

Иң беренче сайлау участогына килүчеләр арасында Фәрит Йосыпов: "Бүген бик әһәмиятле көн. Президентыбызны һәм җирле үзидарәгә депутат сайлыйбыз. Җитәкчеләр көчле булырга, үз эшләрен яхшы белергә тиеш. Мин шундыйлар өчен үз тавышымны бирәм. Әйбәт яшибез,бергәләп алга барыйк, тынычлык ,иминлек булсын."

Гөлназ Гайнетдинова: " Иртәдән сайлаучылар актив килә" Гөлчирә Кәримова:" Участок эшли башлаудан алып бүген кеше агыла, бик сөенечле. Инде район җитәкчеләре үз тавышларын бирде.Сайлауга яшьләр һәм өлкәннәр,гаиләләр килә.Бөек Ватан сугышы ветераны Александр Михайлович Дербышев хатыны белән үз тавышларын бирделәр.Сайлаулар тыныч үтә."

Тыл хезмәтчәне Гөлшат апа Хәйруллина: "Сайлауга килдем, миңа 90 яшь тулырга 4 ай бар бит әле",- диде. Участокта күзәтүчеләр дә бар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев