Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
Сайлау

«Бердәм Россия» беренчел тавыш бирү башланды

Беренчел тавыш бирү башланды, ул PG.ER.RU сайтында мөмкин, моның өчен дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинет аша авторизация узарга кирәк.

Дәүләт Думасына үз кандидатын РФ территориясендә теркәлгән һәр сайлаучы, нинди партиядән булуына карамастан, сайлый алачак. Теркәлү 29 майга кадәр дәвам итәчәк.

Һәр россияле хакимияттә кешеләрнең мәнфәгатьләрен яклаячак «Бердәм Россия» кандидатлары командасын формалаштыруга турыдан-туры йогынты ясарга мөмкин. Теркәлү процедурасы мөмкин кадәр ачык һәм үтә күренмәле. Анда катнашу уңайлы һәм куркынычсыз.

Беренчел тавыш бирү 25 майдан 31 майга кадәр узачак. Процедура нәтиҗәләре буенча җиңүче кандидатлар исемлеген Съезд раслаячак.

 «Бердәм Россия» -- илдә даими нигездә барлык дәрәҗәдәге депутатлыкка кандидатларны ачык бөтенхалык тавыш бирү юлы белән алдан сайлап алуны уздыручы һәм сайлаучыларның үзләренә кандидатлар исемлеген формалаштыру хокукы бирә торган бердәнбер сәяси партия. 2009 елдан башлап алдан тавыш бирү процедурасында катнашу-партиядән барлык кандидатлар өчен мәҗбүри норма.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев