«Кадет – ул беренче чиратта үз Ватанының патриоты»
Кадет мәктәбендә укучыларның күбесе гомерләрен хәрби хезмәт белән бәйләргә ниятли, педагоглар ярдәме белән алар яхшы хәрби әзерлеккә ия һәм үз максатларына омтылалар.
Кама Тамагы кадет интернат-мәктәбе директоры Андрей Киселев 2023/2024 уку елында РФ Оборона министрлыгының югары уку йортларына кандидатлар сайлап алуга юнәлдерелгән агитация чараларын оештыруда һәм уздыруда актив катнашканы өчен күптән түгел ТР хәрби комиссары грамотасы белән бүләкләнде. Бүләкне аңа Кама Тамагы районы хәрби комиссары Таһир Миңнекәев тапшырды.
Кадет интернат-мәктәбе районда 15 ел элек оештырылды, укучыларының саны елдан-ел арта бара, мәктәп коллективының эше нәтиҗәсендә әһәмиятле казанышлар һәм җиңүләр дә күп.
«Без укучыларыбызга патриотик тәрбия бирү буенча зур эш алып барабыз, кадет – ул беренче чиратта үз Ватанының патриоты. Шунысы сөенечле, укучыларыбызны, яшь булуларына һәм илдәге хәлгә карамастан, хәрби вәзгыять куркытмый, алар аңлы рәвештә хезмәт итәргә телиләр. Безнең мәктәпне тәмамлаган күп кенә укучыларыбыз махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк Ватанны сакларга китте, болар: Фазыл Галимов, Георгий Войков, Максим Илькив, Кирилл Михеев, Адель Уркумбаев, Давид Прокопьев, Иван Пашагин, Эдуард Юдин, Александр Хворостьев, Сергей Родионов, Данил Павлов, Вячеслав Козинов, Александр Самоилов, Тимур Сөнгатуллин. Тимур хәтта мәктәпкә килде, укытучылар һәм укучылар белән аралашты, махсус хәрби операция турында сөйләде.
Бәхеткә, егетләр барысы да исән-сау! Герой – ул курыкмаучы кеше түгел, ә үз-үзен, һәм куркуын җиңгән, хәрби бурычын тиешенчә башкарган кеше. Безнең һәр солдатыбыз, анда булганнарның барысы да геройлар, моны һәркем дә булдыра алмый», - диде Андрей Киселев.
Куйбышев Затонының Столяров исемендәге мәдәният йортында узган кадет мәктәбе чараларының берсендә махсус хәрби операциянең беренче елында экран аша хәрби хәрәкәтләр зонасыннан җибәрелгән видеомөрәҗәгатьне күрсәттеләр, әлеге интернат-мәктәпне тәмамлаган егетләр шартлау авазлары астында үзләренең педагогларына сәламнәр тапшырды, хәрби яктан әзерләгәннәре һәм яхшы тәрбия биргәннәре өчен рәхмәтләрен белдерделәр. Бу видео барлык катнашучыларда да зур тәэсир калдырды, ә кадет мәктәбе укучылары өчен бу егетләр – батырлык үрнәге.
Шунысын да билгеләп үтәсе килә, кадет мәктәбендә укырга теләүче кызлар саны елдан-ел арта.
Кадетлар армиядә дә, хәрби уку йортларында да җиңелрәк ориентлаша, алар физик яктан әзерлекле, барысына да тиз җайлашалар һәм авырлыкларны җиңел кичерәләр, алар гади чыгарылыш укучылары белән чагыштырганда мөстәкыйльрәк, тормыш чынбарлыгына яхшырак җайлашкан.
Андрей Николаевич билгеләп үткәнчә: «Кадет мәктәбен тәмамлаучылар арасында югары хәрби уку йортларына керергә теләүчеләр елдан-ел арта. Әлбәттә, аларда конкурс зур, теләүчеләр күп, әмма кайберәүләр максатларына ирешә. Мәсәлән, быел Валерия Таҗетдинова УФСИНның Рязань академиясенә укырга керде, Ростислав Хватков Санкт-Петербургта тыл хәрби училищесында укый. Дәүләт кадетларга ярдәм итә: барлык укучыларыбыз тулы дәүләт тәэминатында, болар: бушлай туклану, бушлай җәйге-кышкы көндәлек һәм парад киемнәре. Читтән килгән укучыларга яшәү өчен интернат бар.
Киләсе елга без 5 сыйныфка яңа укучылар көтәбез. Укырга кергәндә рус теле һәм математикадан тест узарга кирәк, шулай ук сәламәтлек буенча рөхсәт булырга тиеш. Без укучыларны 5 сыйныфтан алып 11 сыйныфка кадәр кабул итәбез.
Бүгенге көндә бездә 101 бала белем ала. Тәҗрибәле педагогик состав, яхшы дисциплина, болар барысы да сыйфатлы белем алырга мөмкинлек бирә».
Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Зимфира Хәйбулина мәктәптәге хәрби-патриотик юнәлештәге чаралар турында сөйләде: «Без булачак хәрбиләр тәрбиялибез, һөнәри ориентация хәрби уку йортларына керү өчен әңгәмәләргә юнәлдерелгән. Без Казан танк училищесы белән уртак эш алып барабыз, аның вәкилләре киләләр һәм укучылар белән очрашалар, ә безнең кадетлар даими рәвештә танк училищесына экскурсияләргә йөри. Күптән түгел бездә Росгвардиянең Саратов хәрби училищесы вәкилләре булды, алар уку йорты турында сөйләделәр, үзләренә укырга чакырдылар. Ноябрь аенда яңа укучыларга традиция буенча кадет дигән мактаулы исем бирелә, алар ант сүзләре әйтәләр, чара барлык укытучылар, ата-аналар һәм чакырылган кунаклар алдында тантаналы шартларда уза».
Зимфира Рим кызы шулай ук кадетлар катнаша торган мөһим чаралар турында сөйләде: «Ел дәвамында һәр җомгада спортның хәрби-гамәли төрләре буенча Спартакиада уза, анда барлык сыйныфлар да катнаша. Шулай ук айга ике тапкыр, һава торышы мөмкинлек биргәндә, аннан да ешрак марш-бросоклар үткәрелә, алар чыдамлык тәрбияли, авыр булуына карамастан, укучылар аларны бик ярата. “Обелиск” акциясе уздырыла: укучылар Куйбышев Затонындагы Дан обелискы янындагы территорияне җыештыра. Ул саен 9 Майда Куйбышев Затонында һәм Кама Тамагында уздырыла торган тантаналы чараларда катнашалар. Әти-әниләр белән бергә күчмә чаралар оештырыла, мәсәлән, узган ел укучылар Мәскәүдәге Хәрби дан музеенда булдылар, быел Санкт-Петербургка барырга планлаштыралар. Килеп чыкса, Чечен республикасына да барырга ниятлибез».
Һәр елны кадетлар Кама Тамагындагы “Талантлар парады”нда бүләкләнә, анда уку елы йомгаклары буенча бөтен районнан иң яхшы укучылар чакырыла. Кадетлар төрле ярышларда һәм конкурсларда актив катнашалар.
5-11 нче сыйныфта укучы кадетлар белән очрашкан саен, алар бу мәктәпне сайлауларына үкенмәүләре, биредә уку ошавы турында әйтәләр. Без кадет мәктәбе коллективына һәм укучыларына яңа уңышлар һәм казанышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев