Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Патриотлык

Истәлекле датага карата

Быел илебез Ленинград камалышын өзүең 70 еллыгын билгеләп үтә. Әлеге вакыйга шундый еракта калган кебек, әмма ул төрле шәһәрләр һәм төрле буын вәкилләрен берләштерә. Сишәмбе районның туган якны өйрәнү музеенда Кама Тамагы урта мәктәбенең унынчы сыйныф укучылары Куйбышев Затонда яшәүче сугыш ветераннары белән очрашты. Районыбызда яшәгән, камалышның бердәнбер шаһите булган...

Быел илебез Ленинград камалышын өзүең 70 еллыгын билгеләп үтә. Әлеге вакыйга шундый еракта калган кебек, әмма ул төрле шәһәрләр һәм төрле буын вәкилләрен берләштерә.

Сишәмбе районның туган якны өйрәнү музеенда Кама Тамагы урта мәктәбенең унынчы сыйныф укучылары Куйбышев Затонда яшәүче сугыш ветераннары белән очрашты. Районыбызда яшәгән, камалышның бердәнбер шаһите булган Станислав Бартенев безнең арабыздан күптән инде бакыйлыкка күчте. Хәер, дәһшәтле сугыш елларының башка шаһитләре дә - сугышта катнашучылар районыбызда нибары 33 кеше генә калган. Яшь буынга телдән телгә бирелә барган хатирәләре шуңа кадерле дә. Укучылар белән очрашуга Евдокия Николаевна һәм Анатолий Николаевич Еруновлар, Александр Иванович Сельский килгән иде.

Анатолий Николаевич өйрәнүләрдән соң 1942 елда фронтка китә һәм сугыш елларында танк гаскәрләрендә сугыша. Аның тамырлары казакларга барып тоташа. Казакларны Доннан бөтен Россиягә сөргәндә, аларның гаиләсе Идел буена килеп эләгә.

- Әти вафаты алдыннан «Без, казакларны искә алачаклар әле, без Россиягә кирәк булачакбыз», дигән иде, - дип искә ала Анатолий Николаевич. - Һәм шулай булды да. Туксанынчы еллар башында казакларны барлый һәм туган якларыннан читләргә озатылганнарын эзли башладылар. Шулай итеп нәсел тамырымның Шолоховның «Тын Дон» романында искә алынган Вешенское хуторыннан икәнлеген белдем. Анатолий Николаевич өлкән яшьтә булуына карамастан (көзен аңа 90 яшь тулды), укучыларга сугыш турында кызыклы итеп сөйләде.

Александр Иванович Сельский фронтка 1943 елда алына, гомумән алганда, ул гомеренең 28 елын армиягә багышлаган. Ул туган якны өйрәнү музеенда беренче тапкыр гына һәм уңайлылыкка, кызыклы экспозицияләргә, килгән кунакларга карата яхшы мөгаләмәне күреп, гаҗәпкә калды.

Евдокия Николаевна сугыш чорындагы авыр хезмәтне искә алды.

МР башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илдан Шәйморзин ветераннарга кызыклы хатирәләре өчен рәхмәт белдереп, аларга сәламәтлек, Бөек Җиңүнең 70 еллыгын барысы бергә каршы алуларын теләде.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев