Гаилә альбомының битләрен ачканда
Татарстан Республикасы Дәүләт Советында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы проектларының республика бәйгесендә җиңүчеләр бүләкләнде.
Бәйгедә бөтен республикадан гомумбелем бирү учреждениеләренең 5-7 сыйныф укучылары катнашты. Алар үз проектларында хәрби дан урыннары турында сөйләделәр. Республика этабында катнашу өчен Татарстанның төрле шәһәр һәм районнарыннан мәктәп укучылары тәкъдим иткән иң яхшы 25 эш сайлап алынды.
Иң яхшы эшләр исәбенә Кама Тамагы татар урта мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Раил Мөхәммәтшинның проекты керде, ул шулай ук бүләкләү тантанасына чакырылган иде.
Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, «Россия көче» Бөтенроссия спорт марафонының төбәк координаторы Ольга Павлова һәм ГТОның төбәк оешмасы рәисе Эдуард Иванов Раилгә диплом һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды.
Раил үзенең сыйныф җитәкчесе Рәйсә Рәфыйкова җитәкчелегендә бабасы Кәлимулла Маннаповка багышланган «Ул бөек сугышта булган» дигән проект әзерләгән.
– Кәлимулла Гайнулла улы сугыш юлларын үтеп, Иске Казиле авылына исән-имин әйләнеп кайткан, - диде газетабызга Рәйсә Рәфыйкова. - Ул Ленинградны азат итү сугышларында катнашкан. Раил үз эшендә гаилә архивындагы фотосурәтләрне кулланды һәм туганнары ярдәме белән бабасы турындагы хатирәләрне туплады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев