Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Патриотлык

Безнең кадет – иң яхшысы

Казан шәһәрендә Россиядә педагог һәм остаз елына, Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган «Россия – минем тарихым» V төбәкара фәнни-гамәли конференциясе узды.

Кадет мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Артем Лыкин «Ил тарихында гаилә тарихы» секциясендә фәнни-тикшеренү эшен тәкъдим итте һәм беренче урынга лаек булды.

Проект җитәкчесе – кадет мәктәбенең тарих укытучысы Ирек Гобәйдуллин.

Конференция ике этапта: читтән торып һәм урынга барып уздырылды. Россиянең төрле почмакларыннан барлыгы 100 дән артык эш тәкъдим ителгән. Икенче этапка 50 катнашучы үткән, алар арасында безнең район вәкиле дә бар. Конференциянең  икенча этабы традиция буенча «Россия – минем тарихым» тарихи паркы диварларында узды.

Кадет Артем Лыкин остазы һәм тарих укытучысы Ирек Гобәйдуллин белән «Сугышның минем гаиләмдә калдырган эзе» темасына тикшеренү эшен яклады, анда Артем үзенең бабасы Петр Алексеевич Лыкин турында тулы мәгълүмат бирә. Артемның чыгышын жюри әгъзалары бик ошаткан, аның эше белән кызыксынганнар. Артемның бабасы Петр Алексеевич 1942 елдан 1945 елга кадәр сугышта катнашкан.  Берлинга кадәр барып җиткән, ике тапкыр яраланган һәм һәр юлы да сафка әйләнеп кайткан. «Мин зур тикшеренү эше үткәрдем, “Халык хәтере" сайтыннан башладым, анда күп кенә архив материалларын табарга мөмкин. Кызганыч, бабам иртә вафат булган, сугышта алган яралары тәэсир иткән, әмма бабам Николай Петрович миңа еш кына әтисе турында сөйли иде. Һәм мин бабамның биографиясен һәм тормыш юлын җентекләбрәк өйрәнергә теләдем. Әлеге материалны фәнни конференциядә тәкъдим иттем. Бу минем беренче чыгышым түгел, шулай да дулкынлануымны көчкә тыйдым. Материалны әзерләүдә һәм бизәүдә миңа укытучым Ирек Ильяс улы, ә мәгълүмат җыюда барлык туганнарым, бигрәк тә әнием һәм апам зур ярдәм күрсәтте. Бу эштә батыр бабабыз белән горурланган бөтен гаиләм катнашты дип әйтергә була. Уртак эшебезнең җиңүгә китерүенә мин бик шатмын», - диде Артем газетага.

Без кадетның остазы белән аралаштык. "Рәсми ачылыш югары дәрәҗәдә узды. Конференцияне оештыручылар һәм аның партнерлары: республика мәктәптән тыш эш үзәге, “Простор” балалар һәм яшүсмерләр туризмы һәм экскурсияләр йорты, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәдәният министрлыгы, Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, аларның вәкилләре җыелган халык алдында чыгыш ясады. Бу бик дәрәҗәле чара, төбәкара конференциянең максаты бик җитди – үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү һәм аларны ил тарихы белән кызыксындыру өчен туган якны өйрәнү һәм туристлык эшчәнлегенең әһәмиятен арттыру. Катнашырга теләүчеләр саны елдан-ел арта, анда Россиянең төрле төбәкләреннән килгән укучылар чыгыш ясый. Бик күп кызыклы чыгышлар булды, икенче турга иң көчлеләре узды, Артем ныклап әзерләнде һәм лаеклы чыгыш ясады, бирелгән сорауларга төгәл җавап бирде һәм жюри фикере буенча иң яхшысы булды”, - диде Ирек Гобәйдуллин.

Конференция кысаларында Россия халыкларының мәдәни мирасын саклау һәм торгызу; ил тарихында гаилә тарихы; Россия халыкларының мирасын һәм гаилә традицияләрен саклау, шулай ук педагоглар өчен түгәрәк өстәл темаларына секцияләр эше оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев