Батырлык дәресе үтте
Патриотлык

Батырлык дәресе үтте

МВД ветераннары, Ватанны саклаучылар көненә багышлап, «Батырлык дәресе» үткәрделәр.

Бу юлы полиция хезмәткәрләре янына Советлар Союзы Герое Михаил Чирков исемендәге кадет интернат-мәктәбе укучылары килде.

Ветераннар балаларга үзләренең музейларын күрсәттеләр, анда кызыклы экспонатлар – узган гасырның 60-90 нчы елларындагы милиционерларның кирәк-яраклары һәм кораллары тупланган. Полиция хезмәткәрләре хокук саклау учреждениесе эше өчен кирәк булган белгечлекләр турында сөйләделәр, бүгенге көн полиция хезмәткәрләренең коралларын күрсәттеләр, бу балаларда зур кызыксыну уятты.

- Без кадет мәктәбенә басым ясадык, чөнки анда патриотик тәрбия буенча зур эш алып барыла, - диде полиция бүлегенең ветераннар советы рәисе Марс Данилов. - Совет чоры милициясе үсеше тарихы турында әңгәмәбез балаларны хокукый тәрбияләүгә, аларда патриотлык хисе формалаштыруга юнәлдерелгән иде. Чараның кунагы – запастагы офицер Александр Мещанов Әфганстанда хезмәт иткән чактагы хатирәләре белән уртаклашты, бу укучылар өчен шулай ук кызыклы булды.


Нет комментариев