«Аҗаган 2.0» бөтенроссия хәрби-патриотик уенының өченче сезоны старт алды
Үсеп килүче буынны патриотик тәрбияләү заманча белем бирү көн тәртибенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе булып тора. Бу эшнең формаль рәвештә алып барылмавы, ә яшьләрне мавыктырырлык якты, эчтәлекле һәм танып белү проектларында чагылуы бик мөһим.
- «Аҗаган 2.0» нәкъ менә шундый проект, - дип билгеләде киңәйтелгән киңәшмәдә “Беренчеләр хәрәкәте” кураторы Алинә Шакирова. - РФ Мәгариф министрлыгы ярдәме белән Беренчеләр хәрәкәте легендар хәрби-патриотик уенны торгызу буенча эш алып бара. Бүген бу проект зур колач алды.
«Аҗаган 2.0» өченче сезонында уенның яшь кысалары 7 яшьтән 23 яшькә кадәр киңәйде. Хәзер уен башлангыч мәктәп укучыларыннан алып студентларга кадәр дүрт яшь категориясендә уза. Моннан тыш, проект яңа шартлы-хәрби белгечлек – «элемтәче» белән тулыланды. Балалар отряд эчендә элемтә оештыру, мәгълүматны шифрлау һәм шифрны ачу өчен җавап бирәчәк.
Ярышлар берничә этапта – муниципаль, зона һәм төбәк дәрәҗәләрендә узачак. Безнең районда уеннарда 280 кеше катнашачак. Зона этабы Казанда танк училищесы базасында узачак. Биредә балалар уен тематикасына тулысынча чума һәм үзләренең әзерлекләрен күрсәтә алачак.
Киңәйтелгән киңәшмәдә шулай ук район мәктәпләре директорлары да катнашты, аларга “Аҗаган”ны әзерләү һәм үткәрү буенча презентация бирелде. Уенның муниципаль этабы 12 апрельдә тәмамланырга тиеш. Беренче этапны башлангыч звено өчен – язгы каникулга кадәр, урта һәм өлкән звено өчен каникулдан соң уздыру планлаштырыла.
Уен барышында остазларга аерым игътибар бирелә, алар арасында махсус хәрби операция геройлары, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, укытучылар һәм хәрби-патриотик клублар әгъзалары бар. Остазларның төп бурычларыннан берсе – тәрбияләнүчеләргә Россия тарихы һәм аның хәрби юлы турындагы белемнәрне тапшыру, шулай ук балалар белән хәрби-гамәли күнекмәләр уртаклашу.
Оештыручылар, катнашучыларның яшенә карап, командалар өчен төрле биремнәр әзерләгән. Мәсәлән, кече яшьтәге (7-10 яшь) балалар беренче ярдәм буенча база күнекмәләрен, сафка әзерлек нигезләрен үзләштерәчәкләр, «Аҗаганчык 2.0» маршрут уенында катнашачаклар. Өлкән төркемнәр өчен отряд ярышлары һәм шартлы хәрби белгечлекләр буенча ярышлар каралган, уенның төрле этапларында аларны берничә яңа сынау көтә.
Уеннарның зона һәм төбәк этаплары 2026 елның маенда узачак, округ этаплары җәйгә планлаштырылган, ә финал сентябрьдә үтәчәк. Мәктәп командалары якын көннәрдә "Аҗаган 2.0" сайтында теркәлергә һәм күнегүләрне дәвам итәргә тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев