Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Наркотикларга - юк!

Елмаюың белән уртаклаш!

Татарстан Республикасында "Мөстәкыйль балалар" республика наркотикларга каршы проект үз эшен дәвам итә, аңа безнең районда Тәмте урта мәктәбе беренчеләрдән булып кушылды. Менә хәзер дә, "Наркотикларсыз тормыш" наркотикларга каршы республика айлыгы кысаларында чираттагы "Елмаюың белән уртаклаш" акциясе үткәрелде. Акциянең максаты Тәмтедә яшәүчеләр арасында зарарлы гадәтләрдән арынучылар санын арттыру. "Сезнең зарарлы гадәтләрегез...

Татарстан Республикасында "Мөстәкыйль балалар" республика наркотикларга каршы проект үз эшен дәвам итә, аңа безнең районда Тәмте урта мәктәбе беренчеләрдән булып кушылды.
Менә хәзер дә, "Наркотикларсыз тормыш" наркотикларга каршы республика айлыгы кысаларында чираттагы "Елмаюың белән уртаклаш" акциясе үткәрелде. Акциянең максаты Тәмтедә яшәүчеләр арасында зарарлы гадәтләрдән арынучылар санын арттыру. "Сезнең зарарлы гадәтләрегез бармы?" дигән сорауга уңай җавап алгач, укучылар беркөнлек контракт төзегән, тискәре җавапка- авылдашларына һәм кунакларга елмаю һәм "Без сәламәт яшәү рәвешен сайлыйбыз" дигән девиз белән смайллар бүләк итте. Акция барышында балалар өлкәннәр тарафыннан аңлашылмау һәм ваемсызлык хисен сизде, юкса балаларда җаваплылык һәм уңай әхлакый хисләр булдыруда өлкәннәр җаваплы.Без- педагоглар СМС отряд волонтерлары «Сәламәт йөгерү» акциясендә шундый ук энтузиазм белән башлап йөрерләр дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев