Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Китаплар белән тәэмин итү

11 июльдә ТР Мәдәният министрлыгында яңа уку елына уку китаплары белән тәэмин итү мәсьәләсе буенча видеоконференция режимында киңәшмә булды. Хәзер республикабызда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында яңа проект - уку китапларының электрон фонды булдыру гамәлгә ашырыла. Мәктәпләрдә китапларга инвентаризация үткәрелә, барлыгы, җитешмәве һәм артыгы ачыклана. Аннары китапларны мунициаль район эчендә...

11 июльдә ТР Мәдәният министрлыгында яңа уку елына уку китаплары белән тәэмин итү мәсьәләсе буенча видеоконференция режимында киңәшмә булды.
Хәзер республикабызда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында яңа проект - уку китапларының электрон фонды булдыру гамәлгә ашырыла.
Мәктәпләрдә китапларга инвентаризация үткәрелә, барлыгы, җитешмәве һәм артыгы ачыклана.
Аннары китапларны мунициаль район эчендә мәктәпара алышу күздә тотыла, аннан соң - республика районнары арасында алышу.
Һәр гомумбелем бирү учреждениесендә мәгълүмат стендында ата-аналар өчен әлеге мәктәптә һәр сыйныфка уку китаплары барлыгы турында хәбәр эленергә тиеш.
Уку китаплары белән тәэмин итү буенча кайнар линия телефоны: 884377-2-18-92 (уку ресурслары буенча методист Наилә Габделхакова).
ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйлметдинов республиканың барлык укучыларын 1 сентябрьгә китаплар белән тәэмин итү бурычын куйды. Быел ата-аналар тарафыннан китапларны сатып алырга туры килә, дигән дәгъва булырга тиеш түгел.
Электрон исәп системасы бөтен хәлне күзәтергә һәм уку китаплары белән тәэмин итү тәртибен җайга салырга ярдәм итә.
Ата-аналар игътибарына шуны җиткерәбез: уку китаплары исәбенә контур карталары, эш дәфтәрләре, атласлар керми. Әлеге әспабларны ата-аналар үзләре сатып алырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев