Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Берләшмә утырышы

Күптән түгел Кама Тамагы урта гомумбелем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының чираттагы район методик берләшмә утырышы булып узды.

Анда район мәктәпләре укытучылары катнашты. 2 нче сыйныфның рус төркемендә укытучы Лилия Шакирова ачык дәрес үткәрде. Дәрес уеннар белән үрелеп барды. Укучыларның сөйләм телен үстерү өстендә эш төрләре кулланылды. 4 А сыйныфын рус төркемендә укытучы Ләйлә Хәсәнова үткәргән дәрес тә уңышлы булды. Укытучының балалар белән йомшак мөгалләмәсе, системалы, эзлекле белем бирүе сокландырды. 8 А сыйныфны татар төркемендә укытучы Гөлнара Исмәгыйлева татар әдәбияты дәресендә әсәрне дөрес анализлауга зур игътибар бирде. 9 Б сыйныфны татар төркемендә укытучылары Рушания Хәйруллина дәрестә укучыларның игътибарын шигырьләрне сәнгатьле укуга юнәлтте. Үткәрелгән һәр ачык дәрестә дә заманча технологияләр кулланылды, төрле презентацияләр куллану дәресләрне тагын да җанландырды.

Өлкәннәр көненә багышланган "Әбекәй алтыным, минем иң якыным" дип исемләнгән музыкаль кичә дә һәммәсенең күңеленә хуш килде. Рәсил Вафин башкарган җырлар, "Әдәп төбе - матур гадәт" түгәрәгенә йөрүче III Б сыйныф укучылары күрсәткән "Аулак өй" күренеше уңышлы булды.

IV сыйныфы (татар төркеме) укучылары өлкәннәргә багышланган шигырьләрне сәхнәләштереп күрсәтте.

Музыкаль кичәне алып баручы IX Б сыйныф кызлары Алия Низамова һәм Гүзәл Гомәрова сәнгатьле, ачык сөйләүләре белән аерылып торды.

Берләшмәнең икенче өлеше дәресләргә үзанализ һәм анализ ясау белән дәвам итте.

Милли белем бирү һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Сания Закирова дәресләргә тулы анализ ясады. Килгән кунаклар да үзләренең фикерләрен, җылы сүзләрен әйтеп укытучыларыбызны куандырды.

Методик үзәк методисты Зилә Гыймадиева да үз өстәмәләрен кертте.

Мәктәп директоры Илдан Шәйморзин укытучыларыбызның һәр яктан да тырыш, бер-берсенә ярдәмчел булуларын ассызыклады.

Берләшмәнең соңгы өлешендә РМБ җитәкчесе Венера Хөсәенова берләшмә утырышына йомгак ясап, киләчәктә дә шундый матур, эчтәлекле дәресләр оештырылсын, дигән фикерен җиткерде, укытучыларга иҗади уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X