Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Шигырь укучылар

16-18 апрельдә Казанда М.Сәлимҗанов исемендәге актерлар йортында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы оештырган Г.Тукай исемендәге "Теле барның иле бар" дип исемләнгән Бөтенроссия шигырь укучылар конкурсы булды.

Районның данын якларга мәдәният бүлеге үткәргән район турында җиңүчеләр- Иске Казиле урта гомумбелем бирү мәктәбеннән 8 сыйныф укучылары Римма Сабирова, Регина Хәйруллина, 3 сыйныфтан Данис Булатов, 11 сыйныфтан Фәйрүзә Мөхәммәтвәлиева, Олы Салтык урта гомумбелем бирү мәктәбеннән 10 сыйныф укучысы Илнур Нәбиуллин һәм Кама Тамагы урта гомумбелем бирү мәктәбеннән 3 сыйныф укучысы Эльвина Мөхәммәдуллина барды. Укучылар татар язучыларының татар телендә һәм рус теленә тәрҗемә ителгән шигырьләрен тәкъдим итте.
16 апрельдә Казан мәктәпләре үзара ярышты, ә 17 апрельдә районнан җыелган балалар көч сынашты. 18 апрельдә алдагы ике көндә җиңгән балалар арасында ярыш булды.
Безнең районнан Олы Салтык урта гомумбелем бирү мәктәбе укучысы Илнур Нәбиуллин үзе иҗат иткән "Кичер илем" исемле шигырен укып, ТНВ каналына кунакка чакырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X