Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Яңа китап

Февральдә «Они вернулись с победой» дип исемләнгән китап дөнья күрәчәк. аңа Бөек Ватан сугышы елларында сугышчан гамәлләрдә катнашып, туган якларына исән-имин әйләнеп кайткан районыбыз кешеләре турындагы мәгълүматлар кергән.

Китапта кешенең сугыштан соң кайда, кем булып эшләгәнлеге, кайчан вафат булган яки хәзер кайда яшәгәнлеге турындагы мәгълүматлар яктыртылачак. Әлеге мәгълүматларны җирле үзидарә, хәрби комиссариат, социаль яклау хезмәткәрләренең турыдан-туры катнашында җыелды. Исемлек районның туган якны өйрәнү музеенда җыелган. Аны музейның фәнни хезмәткәре Рәсимә Нәҗмиева төзәткән. Аңа өч меңга якын исем-фамилияне тикшереп чыгарга туры килгән. Бүген шунысы аңлашыла: китапка сугышта катнашучыларның барысы да керми. Мәсәлән, музейга сугыш ветераны Нурулла Гафият улы Гафиятуллин кызы килә һәм әтисе турында бер генә искә алуны да очратмый. Югыйсә, ул Сталинград янындагы сугышларда катнашып, III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнгән, сугыштан соң аңа I дәрәҗә Дан ордены тапшырылган.

- Һичшиксез, ул китапка кертеләчәк, - ди музей директоры Ирания Сәгъдиева, - әмма күз уңыннан төшеп калган кешеләр дә бар. Безгә бирелгән мәгълүматларны авыл һәм шәһәр җирлекләрендә тәгаенләргә була.

Музей үсеп килүче буынны сугышчан-патриотик тәрбияләү буенча зур эш алып бара. Күптән түгел без бүгенге көндә исән булган сугыш ветераннарына анкета үткәрдек. Районда алар бүгенге көнгә 55 кеше. Мәктәп укучылары һәм укытучылар безгә бу эштә ярдәм итте. Тәмте, Красновидово һәм Олы Кариле мәктәпләре укучыларына аерым рәхмәтебезне җиткерәбез. Эшне бик пөхтә алып барганнар, барлык графалар да тутырылган. Затон мәктәбе укучылары да бу юнәлештә эшләде, әмма, кызганычка каршы, күп кенә төгәлсезлекләр бар.

Күптән түгел «Внуки о дедах-героях» дигән китап дөнья күрде. Һәм анда тагын безнең иншалар юк. Югыйсә, мондый эшләр район газетасында да бастырылды. Аларның күпләре игътибарга лаек. Укучылар бай материал туплаган, фактлар кызыклы формада бәян ителгән. Ата-аналарга һәм укытучыларга балаларыбызның иҗади потенциалын гамәлгә ашыру мөмкинлегенә аерым игътибар бирергә кирәк. музейда андый эшләр күп. Әлеге баш астында үз китабыбызны чыгара алган булыр идек.

Хәзер музей чираттагы датага - Сталинград сугышы еллыгына әзерләнә. Укучылар өчен әлеге тема буенча махсус чара оештырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X