Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чыршы утлары кабынды

25 декабрьдә район мәдәният йорты мәйданчыгында үзәк Яңа ел чыршысы ачылды. Бала- чага һәм өлкәннәр район үзәгендә бизәлгән төп "урман чибәрен" күрергә һәм күңелле уеннарда катнашырга җыелды. Мәдәният йорты хезмәткәрләре агымдагы елда каматамагылылар өчен үзенчәлекле Яңа ел программасы әзерләгән. Әкият геройлары һәм киләсе ел символы булган ат, Кыш бабай һәм...

25 декабрьдә район мәдәният йорты мәйданчыгында үзәк Яңа ел чыршысы ачылды. Бала- чага һәм өлкәннәр район үзәгендә бизәлгән төп "урман чибәрен" күрергә һәм күңелле уеннарда катнашырга җыелды.

Мәдәният йорты хезмәткәрләре агымдагы елда каматамагылылар өчен үзенчәлекле Яңа ел программасы әзерләгән. Әкият геройлары һәм киләсе ел символы булган ат, Кыш бабай һәм Кар кызы белән берлектә катнашучыларны бәйрәм белән котлады, чыршы тирәли әйләнеп, күңел ачтылар.

Шушы Яңа ел алды кичендә күп кенә күңелле уеннар, конкурсларда катнашып, җырладылар. Бәйрәмнең финалында Кыш бабай һәм Кар кызы традиция буенча Яңа ел чыршысында утлар кабызды, шуның белән Яңа ел тантаналарына башлангыч бирелде. Һәркем күтәренке кәеф белән кайтып китте, ә купшы чыршы утлары кунакларны 2014 елны каршылау өчен чакырып тора.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев